Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кече Кайбычта 61 ел парлап гомер кичерүче сугыш ветеранына 90 яшь!

Юбилярны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, Кайбыч икмәк кобинаты директоры Илшат Гатиятуллин килгән иде.

Альберт Рәхмәтуллин юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының иң изге теләкләре язылган тәбрикләү открыткаларын, бүләк тапшырды. Башка кунаклар да юбилярга изге теләкләрен җиткерде.
Рәфыйк ага Зәкиев тормыш иптәше Мәдинә апа белән бергә 61 елгомер кичерәләр. Туту, хезмәт сөючән гаиләдә өч ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Әтиләрен олы юбиле белән тәбрикләргә Свердлов өлкәсенең Серов шәһәрендә яшәүче олы кызлары Гөлназ, Киров өлкәсендә яшәүче улы Равил кайтканнар. Шулай ук, Серов шәһәрендә яшәүче улы Рәис белән кызлары Рузалия кайта алмаган. Хәзерге вакытта карт белән карчык төпчек уллары Нәҗип тәрбиясендә, төп йортта яшиләр.
Бабай сөйләшә алмаса да, үз-үзен йөртә, бар нәрсәне дә аңлый. Сугыш афәтләрен күргән кеше буларак, 90 яшькә җитүче бабайлар бик сирәк. Аңа алдагы көннәрендә дә исәнлек-саулык, озын гомер, тормыш иптәше белән тигезлектә яшәүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Кайбычта 61 ел парлап гомер кичерүче сугыш ветеранына 90 яшь!