Узган атнада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, хокук саклау органнары вәкилләре һәм җитәкчеләр катнашындагы халык җыены Кече Мәме авыл җирлегендә дә узды. Анда мөһим мәсьәләләрне хәл итү максатында Кече Мәме, Имәнле Бортас һәм Малалла авылларында яшәүчеләр җыелды.
Очрашуны авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева алып барды. Ул 2016 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Чыгыш ясаучы әйтүенчә, әлеге җирлектә үзара салым акчасына шактый күләмдә эш башкарылган. Кече Мәмедә мәктәп өчен баганалар һәм рәшәткәләр алганнар. Аны алыштыру эшләрен үз көчләре белән башкарганнар. Урамнарны яктырту: лампочкалар алыштыру, таймерлар урнаштыру, кышын юл чистарту, суүткәргечләрне ремонтлау, Имәнле Бортастагы су башнясы тирәсен санитар таләпләргә туры килерлек итеп тотып алу, авыллардан чүп-чар җыю һәм түгү өчен дә үзара салым акчасын файдаланганнар.
Кызганыч, авыл җирлегендә демографик хәл күңелне юатырлык түгел, тууга караганда үлем 2,1 тапкырга күбрәк. Барлыгы 206 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Моңарчы мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимүе күзәтелсә, узган елны бу күрсәткеч арткан. Шулай да сыерларның баш саны икегә кимегән. Моның сәбәбе - сөтлебикәләрнең лейкоз белән чирләвендә. Узган елның 1 октябренә бу чир җирлек буенча 16 сыерда ачыкланган. Авылларда ике һәм аннан да күбрәк сыер асраучылар да бар. Сергей Ворожейкин, Тамара Чернова, Юрий Дунаев, Динар Кәримов гаиләләре дүртәр, Юлия Егорова, Мәүлия Туралевалар өчәр баш сыер асрый. Шунысы ихтирамга лаек, йорт тирәләрен матурлауга җирлектә яшәүчеләр елдан-ел күбрәк кушыла: җәен күп итеп чәчәк үстерәләр, Яңа елга төрле сыннар ясыйлар. Кече Мәменең Үзәк урамында депутат Юрий Дунаев инициативасы белән балалар өчен уен мәйданчыгы ясалган. Депутатлар Тамара Охотникова һәм Николай Охотников авыл кырыенда мәктәп укучылары һәм авыл халкы ярдәме белән йөз төп чыршы һәм өч йөз төп нарат утырткан.
Елена Алексеева әйтеп узганча, Имәнле Бортастагы Такташ урамының тимер юл ягында яшәүчеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашачак: бик тиздән аларның йортында да зәңгәр ягулык яначак. Кече Мәмедә һәм Яңа Пәтрәки поселогында электр үткәрү баганаларын тулысынча алыштыру планлаштырыла. Имәнле Бортаста суүткәргечләр һәм башня яхшы хәлдә. Быел үзара салым акчасына 600 метр суүткәргеч алыштырылган. Такташ урамында 200-300 метр үткәргечне алыштырасы бар. Гагарин урамында үткәргечләргә ремонт ясалган.
Кече Мәменең мөһим проблемасы - су башнясының кышкы чорда катуы. Малаллага илтүче юл да авырткан урыннары. Имәнле Бортастагы Тукай урамындагы юл быел программага кертелгән, Гагарин урамындагы 130 метр озынлыктагы юлны ясыйсы кала. Әлеге авыл клубына быел су керткәннәр, ягулык котелын алыштырганнар, бина тирәсен заманча материаллар белән әйләндереп алганнар. Кече Мәме клубының түбәсе һәм түшәменә өлешчә ремонт ясаганнар.
Җирлек башлыгы чыгышыннан соң, традиция буенча сүз авылдагы белгечләргә бирелде. Җыенда катнашучылар күл чистарту, экология, су башнясын җылыту һәм электр энергиясе белән тәэмин итүгә кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ишетте.
Җыенга йомгак ясап, район башлыгы Елена Алексеевага тырышлыгы, хезмәтен зур җаваплылык хисен тоеп башкаруы өчен рәхмәтен белдерде, алга таба да уңышлар теләде. Авыл җирлеге үсешенә керткән өлешләре өчен Альберт Рәхмәтуллин Кече Мәме китапханәсе методисты Валентина Охотникованы Мактау кәгазе, авыл өчен җан атып йөрүче Николай Ворожейкин һәм Николай Охотниковны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Сергей Козин белән Владимир Галанский да туган җирләрен үстерүгә саллы өлешен кертә. Елена Алексеева шуның өчен Рәхмәт хаты тапшырды да инде аларга.
Нет комментариев