Кече Мәме мәктәбе яңа уку елына әзерлекне төгәлләде
Кече Мәме мәктәбе - райондагы иң матур мәктәпләрнең берсе, дисәм, һич ялгышмам. Мәктәп территориясенә килеп керүгә үк үзеңне гөлбакчага эләккәндәй хис итәсең. Кая карама аллы-гөлле чәчәкләр, машина тәгәрмәчләреннән ясалган горур аккошлар әйтерсең лә чын, пластик шешәләрне дә чәчәкләр рәвешендә кискәннәр.
Июльнең соңгы көнендә авылга баргач, мәктәпкә дә сугылырга булдык. Дөресен генә әйткәндә, җәйге каникул, укытучыларның чираттагы ялы вакытында анда кемне дә булса очратырмын, дип уйламаган да идем. Әмма, ялгышканмын булып чыкты. Кая карама җанлылык. Әнә җәйге практика узучы укучылар белән хатын-кыз укытучылар бакчада чүп утый. Без мәктәптә гел җитди костюмнардан гына күрергә күнеккән педагоглар да эш киемнәреннән. Мәктәп директоры Людмила Старшова да чүп утаучылар арасында.
- Без дә бу директор, мин укытучы, дип эш бүлеп утыручылар юк. Бар хезмәтне бергәләп башкарабыз. Мәктәп бакчасы зур, шуңа да андагы эшне практика узучы укучыларга гына калдыру дөрес булмас иде. Башлангыч классларны күп эшләтеп булмый, узган уку елында җиденче, тугызынчы класста укучылар бөтенләй булмады. Балалар саны аз, алтмышка да тулмый. Узган елларны бер укучыга яшелчә үстерү буенча район күләмендә гел алдынгы урыннарны яулап килдек. Былтыр әнә бер балага 180 килограмм яшелчә туры килгән иде. Мәктәп ашханәсендә уку елы буена яшелчәле салатлар өзелеп тормый. Быел да сынатмабыз, дип уйлыйм. Бездә кәбестә аеруча яхшы уңа. Аны сатып, шактый гына табыш та алабыз, - диде ул.
Кече Мәме мәктәбе буяу исеннән аңкып тора, керү юлындагы бетон тупсаны да ялтыратып буяп куйганнар. Косметик ремонтны да укытучылар үзләре башкарган. Әлбәттә, укучылар ярдәме белән. Без мәктәпкә кергәндә, быел тугызынчы класска баручы Татьяна Дворянская белән Дмитрий Майданов коридордагы плафоннарны юып, кире элү белән мәшгуль иде. "Мәктәпне сагындыгызмы соң әле?" дигән соравыма Татьянаның җавабы мондый булды:
- Җәйге ял сиздермичә дә узып бара. Әмма каникулдан туймадым әле. Уку төп эшебез бит, шуңа да 1 сентябрьне бәйрәм көткәндәй көтәм.
Ә мәктәп бакчасы өчен җаваплы химия-биология укытучысы Аркадий Киселевны без мәктәп котельныенда очраттык. Кулына пумала тотып, андагы торбаларны буйый иде. Физкультура укытучысы Сергей Козин башка хезмәттәшләре белән мәктәп территориясен җыештырганда очраттым. Бөтен укытучыларның шулай зурдан кубып эшләүләренең серен соңыннан белдем: райондагы мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген ачыклау максатында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан иртәгә зур комиссия киләчәк икән бит. Алар һәр районда булып, республикадагы иң яхшы әзерлекле районнарны ачыклый. Җиңүчеләрне уку йортларының матди-техник ягын яхшырту өчен зур суммадагы акча белән бүләкләячәкләр. Безнең район мәктәпләр бу бәйгедә сынатмас, дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев