Кайбыч халкын гына түгел, Татарстан, Россия, хәтта чит илләрдән килгән туристларны җәлеп итәрдәй урыннар бармы икән бездә? Һич икеләнмичә, бар, дип әйтә алам. Беренчедән, без гореф-гадәтләре сакланган күпмилләтле районда яшибез, шуңа да күпләрне кызыксындырырлык хәзинә тулы сандыгыбыз бай. Икенчедән, Кайбыч экологик яктан чиста районнарның берсе, бездәге урманнар, яшел тугайлар, елга-күлләр,...
Район авыллары буенча туризм маршрутын бу юлы да үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре билгеләде. Экскурсиябез - Кошман һәм Мөрәле авыл җирлекләренә. "Турист"лар- авыллардагы китапханәчеләр. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да безнең белән. Китапханәчеләр җитәкчеләре Гөлия Нигъмәтҗанова белән берлектә тарихи урыннарыбызны барлауда максатчан эш алып бара.
Ә Кошманда авыл тарихы белән танышу саф сулы Искәндәр чишмәсе яныннан башланды. Авылга нигез нәкъ менә шушы чишмә буенда салынган. Безне кизләүгә алып төшүче таш юлдан Петр I заманында кораблар төзелеше өчен данлыклы имән агачларын Зөя елгасына ташыганнар. Исегездә булса, бу таш юл "Яланаяклы кыз" фильмында да төшерелә. Чишмәне Искәндәр бабай карап торган, шуңа да аңа хөрмәт йөзеннән әле дә шул исем белән атап йөртәләр. Хәзерге көндә кизләүне Искәндәр Насретдинов тәрбияләп, чистартып тора. Авыл китапханәчесе Гөлия Сафиуллина чыгышыннан күренгәнчә, авыл атамасы Казан ханлыгы чоры документларында 16 гасыр ахырыннан билгеле булган.
- Кошман атамасының мәгънәсе чуваш сүзе "хушман"нан килеп чыккан булырга тиеш. Ул рөхсәтсез, үз белдегең белән теләсә ни кыланганлыкны аңлата икән. Кошман борынгыдан тарихка Сәлмән Фарсы нәселе - бабачылар, сөннәтчеләр авылы буларак кереп калган. Һәм элек-электән дин әһелләре белән данлыклы булган, - диде ул. - Хәзерге көндә авылда ике мәхәллә эшли. Югары Кошмандагы "Сәбахетдин" мәчете 2006 елның 20 декабрендә ачылды. Аңа кадәр эшләгән мәчет 1991 елда сафка баскан. Ә мәчет янәшәсендәге мәдрәсә 2014 елда ачыла. Анда олы яштәге ханымнарга һәм балаларга дин сабаклары укытыла. Заманча мәдрәсәдә барлык шартлар да булдырылган. Юыну, уку, намаз, аш һәм йоклау бүлмәләре дә бар.
Әбрар Сәгыйди исемен йөрткән Кошман төп гомумбелем мәктәбендә безне укучылар каршы алды. Алар мәктәп тарихы, стендлар белән таныштырды. Китапханәчеләрне туган якны өйрәнү музеена да алып керделәр. Анда авыл, мәктәп тарихы, этнография, тормыш-көнкүреш әйберәре, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары, нумизматика, шагыйрь һәм мәгърифәтче Әбрар Сәгыйдинең тормыш юлын чагылдырган бүлекләр эшли. Музейга экспонатлар 2003 елда туплана башлаган, хәзер анда 500 экспонат саклана.
Ә Кошман мәдәният йортында безне тау ягына хас милли ризык - юка пешерү буенча "Эх, юкасы" дип исемләнгән виртуаль мастер-класс уздыру презентациясе көтте. «Юка - җиребез кебек түгәрәк, туган туфрагыбыз кебек йомшак, табигатебездәй матур, телебездәй татлы», - ди кошманлылар. Чыннан да әлеге ризыкның могҗизасы нидә икән соң? Аны пешерү серләре белән аш-су осталары Лира Шәйхетдинова белән Флера Мотыйгуллина бүлеште.
- Тәмле итеп пешерүнең иң беренче сере ул - ризыкны бисмилла әйтеп, күңел җылысын кушып әзерләү, - ди Лира ханым.
Буыннан-буынга күчеп баручы юка пешерү рецептын мин генә түгел, залда утыручы башка хуҗабикәләр да язып алды. Кошман авылына сәфәребезнең ахырына якынлашуын сизми дә калганбыз. Юлыбыз - Мөрәлегә. Анда авылдашым Асия Гыйбадуллинаның китабын халыкка тәкъдим итү кичәсе булды. Бу хакта газетабызның алдагы санында тулырак таныштырырбыз.
Нет комментариев