Районда "Ана" (Гаилә) капиталына лаек булучы гаиләләр саны шактый, аларга тапшырылган капитал суммасы миллионнар белән исәпләнә. Бик күпләр аны тиешле максатларда файдаланырга өлгерде инде. Бу - гаиләләргә күрсәтелүче социаль ярдәм чараларының иң зурысы.
Әле шушы араларда районыбыздагы тагын ике гаиләгә "Ана" капиталына сертификат тапшырылды. Мәлки авылында яшәүче Наталья һәм Юрий Галкиннар, Лариса һәм Павел Даниловланың икенче бәбиләре якты дөньяга аваз салган. Сертификатны, өйләренә барып, Россия Пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова бүләк итте.
- "Ана" (Гаилә) капиталы хәзерге вакытта 453 мең 26 сум тәшкил итә. Аны сез гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларның белемен арттыруга, ананың булачак пенсиясен туплауга тота аласыз. Киләсе ел башыннан капитал суммасының артуы көтелә. Агымдагы елда "Ана" (Гаилә) капиталын файдалану тәртибенә үзгәреш кертелде. Сертификатны кулга алганчы ук, гаилә аның 20 меңен үз кирәк-яракларына тоту өчен файдалана ала, - диде ул. -Капитал акчасы балаларыгызны сау-сәламәт үстерүгә, гаиләне тагын да ныгытуга тотылсын, сезгә бары бәхет китерсен иде.
Быел Кайбычтагы123 гаилә 20 мең сум акча алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать иткән инде.
2015 елда районда 55 гаиләгә "Ана" капиталы (25 миллион сумга якын) сертификаты тапшырылган. Бу якынча 25 миллион сумлык ярдәм дигән сүз. Ә 65 гаилә 24 миллион 424 мең 707 сум күләмендәге капитал акчасын торак шартларын яхшырту максатында алган.
-Дәүләтнең безнең кебек гаиләргә шулай ярдәм итүенә шатланам, - диде Наталья Галкина. - Без Юрий белән 2009 елда гаилә кордык. Хәзерге вакытта ул Яшел Үзән шәһәрендә төзелештә эшли. Ә үзем декрет ялына чыкканчы агрофирманың Мәлкидәге бүлегендә эшләдем. Улыбыз Савелийга иптәшкә нәни Станиславны алып кайттык. Без башта каенаналарда яшәдек, узган ел менә бу йортны сатып алып, ремонт ясадык һәм шунда күчендек. Капитал акчасын йорт сатып алу өчен алынган кредитны каплауга тотарга уйлыйбыз. Чөнки өйне сатып алганда банктан кредит та алган идек.
Лариса һәм Павел Даниловлар гаиләсендә дүрт яшьлек уллары Василий нәни Адельга бик сөенгән! Павел үзе Хуҗа Хәсәндә янгын сүндерү отряды шоферы, Лариса Олы Кайбычта сатучы булып эшләгән. Хәзерге вакытта яшь гаилә Ларисаның әнисе Зинаида Тараканова белән бергә яши.
- Киләчәктә үз йортыбызны булдырырга уйлыйбыз. Без дә «Ана» капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга тотарга ниятлибез. Дәүләттән мондый ярдәм булмаса, яшь гаиләләргә аякка басуы бик авыр булыр иде, - ди Лариса.
Әйе, һәр бала үз ризыгы белән туа диләр. Хөкүмәт ярдәм итеп торса да, элеккеге кебек бишәр-унар бала табучылар гына юк дәрәҗәсендә хәзер. Ә демографик хәлне яхшыртасы иде. Чөнки бүген туган сабыйлар авылларыбызның киләчәге ул. Совет заманнарында итәк тутырып бала үстергәннәр, әмма меңнәр белән исәпләнүче капитал акчалары да, хәзерге кебек озын декрет яллары да бирелмәгән безнең әниләргә. Алны-ялны белмичә эшләгәннәр дә эшләгәннәр. Бүген исә ана һәм балаларны, гаиләләрне яклауга зур игътибар бирелә. Тормыш та элеккеге кебек авыр түгел, барыбыз да газ, су кергән йортларда яши, ризык мул, илебез тыныч. Авылларда яшь гаиләләр күбрәк булсын да, нәниләр күбрәк аваз салсын иде.
Нет комментариев