Мөрәледә – Корбан ашы
Мөрәле мәчетендә узган Корбан ашында авыл халкының бердәмлеге, авыл җирлеге белән мәчет арасындагы хезмәттәшлекнең үзара аңлашуга корылган булуына инанып кайттым.
Корбан ашын башка елларда авыл җирлеге уздырган булса, быелдан башлап бөтен авыл халкы өчен аны аерым гаиләләр үткәрә башлый. Авыл халкының теләген исәпкә алып, мәчет картлары һәм авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин шундый фикергә килгән. Бу изге эшне авыл мулласы Галим абый белән Асия апа Гыйбадуллина гаиләсе башлап җибәргән. Авыл җирлегендә секретарь булып эшләүче киленнәре Гүзәлия белән бергә алар алтмышка якын кеше өчен табын кордылар. Матур гына яшәп ятканда тугыз ел элек вафат булган уллары Рифатның хатыны Гүзәлия, оныклары белән бергә төп нигездә бергәләшеп гомер кичерә Гыйбадуллиннар.
Өстәл тәм-том, төрле нигьмәтләрдән сыгылып тора иде, дисәк, бер дә арттыру булмас. Татар халык ашларын бөтен шартларын китереп әзерләүдә Гүзәлиянең хезмәттәшләре - бухгалтер Гөлнур Шаһивәлиева, фельдшерлар Фәридә Сибгатова, Гөлия Серякова, китапханәче Миләүшә Әхмәтова, җыештыручылар Гөлчәчәк Мифтахова, Гүзәл Гыйләҗевалар булышкан. Кич, эштән кайткач, бергәләшеп токмач кискәннәр, камыр ашлары пешергәннәр. Ә авыл җирлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан Тәнзилә апа Шаһимәрдәнова әллә ничә таба карабодай бәлеше пешергән. Корбан ашы кебек саваплы табынга әнә шулай күпләрнең өлеше кергән. Авыл апалары үзләре дә бәйрәм өстәленә күчтәнәчләрен куйды. Бу да авылдашларның бердәмлеге, дуслыгын дәлилли. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин чыгышында да сизелде ул бердәмлек. Әнә зират тирәсен төзекләндерүгә генә дә мөрәлелеләр, читтә яшәүче авылдашлары 395 мең сум акча җыйган. Авыл җирлеге хезмәткәрләре, банкта исәп-хисап счеты ачып, акчаны шунда салган. Кирәк кадәресен алып, төзелеш материалларына тотканнар. Мәчет үзе дә төзек, матур. Әле сентябрь аенда гына Яшел Үзәндә яшәүче авылдашлары Зөфәр Тимуршин кияве Руслан белән мәчеткә, заманча әйтсәк, натяжной түбә ясаган. Хезмәтләре өчен бер тиен дә акча алмаганнар. Галим абый иганә ярдәме күрсәтүчеләрнең барысының да исемнәрен атап чыкты, рәхмәтләрен белдерде.
Корбан итеннән авыз иткәнче, мулла Галим абый вәгазьләр сөйләде. Асия апа, халкыбызны рәхим-шәфкатьлеккә өндәп, чыгыш ясады, сәдака таратты. Коръән Кәримдә әйтелгәнчә, сәдака - авырлыкларны җиңү юлы ул. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да авыл халкына иң изге теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев