Олы Урсак авылында тантаналы төстә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Аны ачу тантанасына авыл халкы күп җыелган де. Шатлыкларын уртаклашырга район җитәкчеләре, күрше-тирә авыллардагы фельдшерлар, үзәк сырхауханә хезмәткәрләре дә килгән иде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында болай диде:
-Авылга ямь биреп торучы әлеге модульле пункт Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелде. Республикада 30 программа эшли, киләсе елга алар 34 булачак. Бу программаларның барысы да халык өчен эшли һәм алар безнең районда да уңышлы тормышка ашырыла. Сәламәтлек- иң кадерлесе, барыгызга да ныклы сәламәтлек телим. Авырулар сезне читләтеп узсын, бу пунктка профилактик максатта гына килергә язсын.
Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин да бу пункт өчен Рөстәм Миңнехановка, авылны шушы программага керттергән район башлыгына рәхмәтен белдерде. Анда Олы Урсак, Чүкри-Алан, Кече Урсак, Бушанча авыллары халкына медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Биредә фельдшерлар Асия Әхмәтҗанова белән Гөлнара Борһанова эшли. Бу хакта газетаның алдагы санында тулырак таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев