Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: Кайбыч Сабантуена рәхим итегез!

Бу атнаның шимбәсендә район үзәгендә, якшәмбе көнне авылларда милли бәйрәмебез Сабантуй гөрләячәк.

Район Сабан туе төгәл 10.00 сәгатьтә башланып китә. Аңа кадәр авыл җирлекләренең көнкүрешен сурәтләгән йортлар белән танышу була, сәүдә итү башлана. Халкым кебек тыйнак, ягымлы, киң күңелле, дәртле һәм моңлы бәйрәмебез күңелле үтсен! Күркәм бәйрәмебез уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мөрәҗәгать белән чыкты: «Хөрмәтле Кайбыч районы халкы, кунаклар! Язгы кыр эшләре тәмамлануны билгеләүче әлеге бәйрәм безне туган нигезгә һәм милли гореф-гадәтләргә кайтара, буыннар арасындагы өзлексез рухи бәйләнешне ныгыта. Сабан туе - барлык халкыбызның иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме. Матур көйләрдә, дәртле биюләрдә, мавыктыргыч бәйгеләрдә яшәп килүче халык күңеленең үзенә күрә бер көзгесе булган бу тантана безгә аеруча күтәренке кәеф бирә, көч һәм киләчәккә өмет өсти. Беренче чиратта, без бүген игенчеләрне һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Кайбыч игенчеләре язгы чәчүне үзвакытында төгәлләде. Аларның фидакарь хезмәте яңа уңышка, иминлеккә нигез сала. Без хезмәт кешесен данлыйбыз һәм бәйрәм мәйданында төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән кабатланмас, бай милли мәдәниятебезгә сокланабыз. Сабан туенда катнашучылар кунакчыл бәйрәм рухын тояр, татар халкының үзенчәлекле мәдәнияте белән якыннан танышыр, матур җырлар, биюләр һәм ярышлар белән хозурланыр дип ышанам. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: Кайбыч Сабантуена рәхим итегез!