Сез – иминлек сагында!
23 февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:
«Хөрмәтле кайбычлылар! Кыю йөрәкле ир-егетләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары! Әлеге бәйрәм Кораллы Көчләребезнең героик ельязмасын, буыннарның аерылгысыз элемтәсен, Ватанга фидакарь хезмәт итүтрадицияләренең дәвамчылыгын гәүдәләндерә.
Бүген без элеккечәүк тыныч тормышыбызны саклауның ышанычлы кулларда икәнлегенә ышанабыз. Армия һәм флотның сугышчан әзерлеген булдыруга күп көч куйган ветераннарыбызны даими кайгыртабыз. Данлыклы хәрби традицияләребез яңара. Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Сезне Ватанны саклаучылар көне белән эчкерсез котлыйм! Сезгәһәм сезнең гаиләләргә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев