Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Таныш булыгыз – Кайбыч районының Гөлшәһидәсе!

Кызык булды әле бу! Ике яшьлек кызыбызны җәйдән бирле инде балалар бакчасыннан алып кайта алмый интегәбез. Алырга килүебезне күреп шатлана да нәниебез, тырышып-тырышып тагын уйнарга тотына. Җайлыйбыз, кайтырга кирәклеген дә аңлатып карыйбыз, юк, ул әле уйнап бетермәгән, имеш, бармакларын күтәреп "биш" ди, дә тагын уйнарга йөгерә. Биш минут кына көтегез,...

Аңлавымча, безнең гаилә генә түгел, районыбызның бик күп гаиләләре дә кич җиткәч, "Ак чәчәкләр" киносын карарга телевизор каршына җыела. Ни дисәң дә, гаилә белән утырып татарча кино карау җанга рәхәт әйбер бит ул! Чыннан да, Габдрахман Әпсәләмов романы буенча төшерелгән "Ак чәчәкләр" фильмын бик көтеп алдык. Әсәрен дә тулысы белән укып куйдык. Район китапханәчеләре дә "Ак чәчәкләр" китабы бу араларда иң күп укылган китаплар исемлегендә диләр. Ә бит әле безнең якларда, кинәт кенә популярлашып киткән "Ак чәчәкләр" әсәренә бәйле тагы бер кызыклы хәл бар: Кошман авылында шушы әсәр белән бәйле Гөлшәһидә ханым яши! Аңа исемне "Ак чәчәкләр" әсәреннән алып әтисе куша. 1970 елның 31 декабрендә туа ул. Әле "Ак чәчәкләр" әсәренең басылып, халыкка таралган, халыкның йотлыгып аны укыган чагы була. Әнисе кызына Рәмзия яисә Наҗия дигән исемнәр сайлап та куйган, югыйсә. Юк, өйдә әти хуҗа, шуңа исемне дә әтисе теләгәнчә кушалар - нәни кызның колагына Гөлшәһидә исемен атыйлар.
- Кечкенә чакта исемемне нигә кыскарак итеп куймадыгыз, дип елаган чакларым да булды, әтиең шулай теләде, дияләр иде андый вакытта. "Ак чәчәкләр" әсәрен берничә тапкыр укып чыктым, хәзер исемемне яратам, инде, - ди үзе. - Киноны да карап барабыз. Гөлшәһидә дип дәшәләр дә, дерт итеп куям, миңа әйтәләр кебек.
Кошман кызы Гөлшәһидә мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия училищесында белем ала. "Анда укыганда да исемемә тел-теш тидертмәдем кыскарттырмадым да, "Гуля" дип тә дәштермәдем, исемемне горурланып сак­ладым," - ди ул чакларны искә алып.
Әмма менә документ тутыручы гына артык тырышып җибәрә, туу турындагы таныклыгына Гуль-Шагидя дип язып куя.
Гөлшәһидә апа бүгенге көндә Кошман авылында яши. Аларның гаиләсендә һәркем бик матур, мәгънәле исемгә ия. Ире - Хәсән - пәйгамбәребез оныгының исеме, шулай дип әтисе кушкан, уллары - Шәүкәт белән Сәйдәш, кызлары - Зөлфия. Һәр исемнең үз тарихы, истәлеге бар.
Училищены тәмамлагач, 1990 елда Кошман мәктәбендә эшли башлый. Барып күргәч тә, белем йортында ул алып барган эшләр иксез-чиксез булып тоелды миңа. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, химия-биология укытучысы, китапханәче, мәктәп яны тәҗрибә участогы мөдире, җиденче класс укучыларының класс җитәкчесе дә ул! Ике кулга ничаклы эш!
- "Ак чәчәкләр" киносын яратып карыйм, - ди Гөлшәһидә апа. - Бигрәк тә Әзһәр Шакиров ышандырып уйный, аңа сокланам.
Хәер, үзе дә романдагы Габдрахман Әпсәләмов Гөлшәһидәсенә охшап тора ул. Үзе тыйнак, үзе ягымлы... Мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин да аның бу сыйфатларын искәртеп өлгергән: - Безнең мәктәп Гөлшәһидәсе нәкъ кинодагы кебек. Аңа бик күп вазифа йөкләнгән, ләкин һәрбер эшне ул зур җаваплылык, табигый бер тынычлык белән башкара, хезмәтен хөрмәт белән алып бара, - диде.
Тормышыгыз да һәрвакыт, якты, матур, үрнәк, сок­ла­ныр­лык булсын, Гөлшәһидә апа. Бу тормышның бәхетле бер героинясы булып яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Таныш булыгыз – Кайбыч районының Гөлшәһидәсе!