Ябалакта авыл җыены
Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина үзенең отчет чыгышында хәзерге вакытта Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүче егетләр турында да искә алды, аларның әти-әниләренә рәхмәтен белдерде. Шунда Маруся әби урыннан гына: ә менә алар авылга кайткач нишләрләр соң, эш юк бит. Эшсезләрнең күбесе пенсионер әти-әнисенең пенсиясенә өмет итеп ята, - дип...
Мөслимә Фәритовнаның әбигә җавабы бер булды: теләгән кешегә эш бар ул, аның өчен хезмәтне яратырга кирәк. Сүзен раслап, мисаллар да китерде. Әнә Ябалакта ялгызы гына яшәүче Сергей Калистратов тана, дуңгызлар асрый, абыйсы исә, казлар үстереп, аларны сатудан 250 мең сумлык керем алган. Мондый мисаллар авыл җирлегендә җитәрлек. Шәхси хуҗалыкларда 2011 елда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 238 булса, былтыр алар 260 ка җиткән, кош-корт асраучылар, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә шактый. Авыл халкының былтыр гына да дүрт миллион сумнан артыграк суммага ташламлы кредитлар алуы да күп нәрсә турында сөйли. Полициянең участок уполномоченные Александр Куликов та шул фикердә: теләгән кеше эш таба ул, ә аракы эчеп, 50 сум акча теләнеп йөрми. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирлектә социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләр булуын да эчкечелеккә бәйләде, сабыйларны, әти-әниле булып та, балалар йортларына, приютларга җибәрергә мәҗбүр булуларына борчылуын белдерде.
Әлеге җыелышта муниципалитет җитәкчесе белән бергә аның урынбасары Рәмис Хәялиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, Пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова, район почта бүлеге начальнигы Гөлсәрия Галиәскәрова да катнашты. Альберт Илгизәрович әйтеп узганча, дүрт авылны берләштергән әлеге җирлектә хәл итәсе мәсьәләләр шактый күп. Алар тормышның төрле өлкәләренә кагыла. Аерым алганда, дүрт авылның берсендә дә балалар бакчасы юк, Бәрлебашында утыз еллар элек төзелгән мәктәптә быел капиталь ремонт башларга, аерым спорт залы төзергә җыеналар. Әмма үзе укыган мәктәптә спортның сүлпән булуыннан риза түгел район башлыгы. Морза Бәрлебашы белән Бәрлебашы арасында федераль программа буенча юл төзелеше башланачак, подрядчы оешма инде билгеләнгән. Ә Ябалакта юл төзелүе өчен халык җитәкчелеккә рәхмәтле. Кече Кайбычта Үзәк урамда каты өслекле юл салынган. Ябалак авылы эчендәге күперне ремонтларга кирәк. Киләчәктә Бәрлебашында клуб төзү планлаштырыла. Район башлыгы халыкны районда быел һәм якын киләчәктә башкарылачак эш планы белән дә таныштырды.
Җыелышта чыгыш ясаучылар күтәргән иң зур проблемаларның берсе - авылларның чисталыгы. Полициянең участок уполномоченные Александр Куликов отчет чыгышында бу юнәлештә административ таләпләрнең катгыйлануын әйтеп узды.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев салымнар җыю күрсәткеченнән канәгать булмавын белдерде, югыйсә ул салымнар авыл җирлеге бюджетында кала. "Альберт Илгизәрович үзе шушы төбәктән, Бәрлебашыннан. Район башлыгы булып эшләү дәверендәге кыска гына вакыт эчендә туган төбәгебезне үстерү буенча гаять зур эшләр башкарды. Шул ук вакытта Ябалак авыл җирлегендә дә. Димәк, сез дә җаваплылык тоеп эшләргә тиеш", - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев