Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ришвәткә юл юк

Максат – ришвәтчелекне киметү

Кайбыч муниципаль районы башлыгы каршында оештырылган ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышында 2012-2013 елларга эш планы расланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары Алексей Макаров утырышның көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр белән таныштырганнан соң, районда ришвәтчелеккә каршы көрәш чараларын тормышка ашыруның торышын өйрәнгән эксперт группасы нәтиҗәләре турында сөйләде. Комиссия әгъзаларына танышу...

Кайбыч муниципаль районы башлыгы каршында оештырылган ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышында 2012-2013 елларга эш планы расланды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары Алексей Макаров утырышның көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр белән таныштырганнан соң, районда ришвәтчелеккә каршы көрәш чараларын тормышка ашыруның торышын өйрәнгән эксперт группасы нәтиҗәләре турында сөйләде. Комиссия әгъзаларына танышу өчен бирелгән план әлеге группа тәкъдимнәрен һәм башкарма комитет җитәкчесенең 2011 елның 7 декабрендә кабул ителгән 343 нче карарына нигезләнеп тулыландырылган. 2012-2014 елларга исәпләнгән программада районда ришвәтчелеккә киртә куючы өстәмә чаралар билге­лән­гән һәм ул аерым юнәлешләр буенча ришвәтчелекне киметүгә юнәлдерелгән. Утырышта катнашучылар үз тәкъдим­нәрен дә җиткерде. Ел дәвамында дүрт утырыш үткәрү карала. Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр киң кырлы. Моңа район газетасы журналистлары катнашында тү­гә­рәк өстәл артында сөйлә­шүләр үткә­рү, сөйләшүгә эшмәкәр­ләр, җирле ветераннар Советлары рәисләрен дә чакыру, врачлар һәм медицина хезмәткәрләре арасында ришвәтчелекне киметүгә багышланган чаралар оештыру, район үзәк сырхауханәсендә "Ышаныч тартмасы" урнаштыру, кайнар линия телефоннарын язып элү, сырхауханә хез­мәткәрләре арасында ришвәтчелек темасына тест уздыру һәм башкалар керә. Гражданнарның җирле үзидарә ор­ганнарына мө­рәҗә­гатьлә­ре һәм шикаятьләрен вакытында карауның торышын өйрә­нү, гаризаларга анализ ясау, шулай ук аларда муниципаль хез­мәткәрләр тарафыннан ришвәт күренешләре хакындагы фактлар булуга игътибар итү, башкарма комитет бүлекләрендә электрон муниципаль хез­мәтләр күр­сәтүне оештыру мөһим.

Кайбыч районының контроль-хисап палатасы рә­и­се Рөстәм Баһавиев агым­дагы елның гыйнвар, февраль айларында бюд­жет акчаларыннан нәтиҗәле файдалануга контроль турында сөй­ләде. РФ Эчке эшләр ми­нистр­лыгының "Апас" муниципальара бүлегенең "Кайбыч" бүлекчәсе начальнигы Рушан Хуҗин хокук саклау органнары тарафыннан ачылган коррупцион юнәлештәге җинаять эшләре белән таныштырды. Ришвәтчелек фактларына мониторинг үт­кәрү өчен, Кояшлы бульвар, 7 дә урнашкан җәмә­гатьчелек үзәк­нең фойесында "Ышаныч тартмасы" урнаштырылган. Урындагы затларның, муниципаль хезмәткәрләрнең шәхси файдаларына үз вәкаләтләрен арттырып җибәрүләренә тап булган гражданнар анда шикаятьләрен язып калдыра ала. Болардан тыш, кайнар линия телефоннары да эшли.

Менә алар: 8(84370) 2-11-04, 2-11-21, прокуратура -2-10-63, 2-10-64, эчке эшләр бү­леге - 2-11-40, 2-11-41, РФ ФСБ сының Яшел Үзән­дәге дежур хезмәте - 4-23-86 һәм Казан шәһәрендәге аноним ышаныч телефоны - 231-45-45.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев