Ришвәтчелекне җиңеп булырмы?
Дөньяда акча барлыкка килгәч үк яралдымы икән ришвәтчелек, әллә соңракмы - билгесез. Әмма бүген әлеге күренешнең чәчәк атуы беребез өчен дә сер түгел. Аңа каршы көрәшәләр, чаралар күрәләр, әмма әлегәчә уңай якка кискен үзгәрешләр күзәтелми. Газета укучыларыбыз бу хакта нинди фикердә икән: ришвәтчелекне җиңәргә мөмкинме? Гомумән, бу күренеш белән күзгә-күз...
Эльвира Гаттарова, суд приставлары хезмәтенең Кайбыч районы бүлеге баш приставы:
Һөнәрем шундый булгангадыр, мөгаен, эш буенча яки көндәлек тормышта ришвәтчелек белән очрашырга туры килгәне юк. Суд приставы буларак, шуны гына әйтә алам: безнең хезмәт буенча районда ришвәт алу яки бирүгә бәйле эшләр кузгатылганы булмады. Кем дә булса бу эш белән шөгыльләнә, дип әйтә алмыйм, чөнки ришвәтчелек - җинаять, аның өчен җаваплылыкка тарталар. Гаепләр өчен төгәл фактлар, дәлилләр китерелергә тиеш. Белгеч буларак та, гражданин буларак та, минем фикерем тәңгәл: аны җиңү өчен дәүләт һәм җәмәгатьчелек берләшергә тиеш. Ришвәтчелекнең тамырлары тирәнгә китә һәм аерым бер дәүләт органы гына аны җиңә алмый. Һәр кешедә ришвәтчелеккә каршы кискен тискәре фикер уяту кирәк.
Илсинә Нигъмәтҗанова, студент:
Югары белемем бар, хәзер исә Казандагы уку йортларының берсендә читтән торып белемемне арттырам. Әлегәчә ришвәт бирергә туры килгәне юк, килмәс тә, дип ышанам. Танышларымнан бу хакта ишеткәнем бар. Ришвәтчелеккә каршы көрәшәләр, тик, минемчә, бу эш озак еллар барачак. Бер көндә генә чик куела торган түгел. Бирүчесе булганда, алучысы табыла, диләрме әле?!
Фәрит Зиннуров, №135 һөнәр училищесы укытучысы:
Минем өчен ришвәтчелек бөтенләй ят нәрсә. Бәлки, мондый җинаять өчен җәзаны тагын да кискенәйтергәдер? Ришвәт бирү - үзеңнең көчсезлегеңне тану ул. Әгәр нинди дә булса хезмәт күрсәткән өчен акча сорыйлар икән, курыкмыйча тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк. Хокукларыбызны якларга барыбыз да өйрәнсәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев