Хоккейны кызлар да уйный
2 мартта Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында Олы Кайбыч, Федоровское мәктәпләренең 2001 елгы һәм аннан яшьрәк укучылары командалары арасында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә хоккей буенча ярыш үтте.
Нәтиҗәдә уен кайбычлылар файдасына 9:0 исәбенә төгәлләнде. Ярыш җиңүчеләре алтын медальләргә лаек булды, ә хоккейның төп трофейе - күчмә кубок мәктәп постаментында мәңгелек саклануга калды. Олы Кайбыч командасы составында - А.В.Тарасов исемендәге "Алтын алка" Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының республика этабының 15-17 февральдә Аксубай районында үткән ярышларда өченче урынны яулаган укучылар уйнады (тренерлары Илдус Вәлиуллин). Мәктәптә узган тантаналы линейкада призерларга медальләр, кубок, ТР Яшьләр эшләре, физкультура, спорт һәм туризм министрлыгы дипломнары тапшырылды.
Көмеш медальләр өчен көрәш Олы Кайбыч мәктәбенең төп нигезен кызлар тәшкил иткән икенче командасы һәм шулай ук бер кыз уйнаган Федоровское мәктәбе командасы арасында барды. Икенче периодта көндәшләре капкасына бер алка кертеп, Федоровское мәктәбе командасы икенче урынны яулады (тренер Юрий Григорьев).
8-10 март көннәрендә Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында А.В.Тарасов исемендәге "Алтын алка" Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының республика этабының 1998-2001 елгы кызлар командалары арасында финал ярышлары булачак. Яшь хоккейчыларга уңышлар теләп калыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев