Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Спорт

Кайбычлылар турнир җиңүчесе!

“Кайбыч” боз мәйданында 2011-2012 елларда туган яшүсмерләр арасында Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы төгәлләнде.

Бүген «Кайбыч» боз мәйданында уенны Алексеевский һәм Тәтеш районнары командалары башлап җибәрде. Нәтиҗәдә, тәтешлеләр 9:0 исәбенә җиңү яулады. Аннан соң, бозга Кайбыч һәм Балтач командалары чыкты. Кискен көрәштә кайбычлылар 2:0 исәбенә җиңеп чыкты. Аксубай — Алексеевский командалары арасында барган ярышта аксубайлылар көндәшләрен 11:0 исәбенә тармар итте. Киләсе уенда Балтач командасы тәтешлеләрне 3:2 исәбенә отты.

Финалда беренче-икенче урыннар өчен Кайбыч һәм Аксубай командалары арасында көрәш барды. Көскен көрәштә якташларыбыз 4:2 исәбенә җиңү яулап, турнир чемпионы исеменә лаек булдылар. Аксубай командасы — икенче, балтачлылар — өченче урынарда.

Уеннар азагында турнирны ябу тантанасында район башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, ТР Хоккей федерациясе әгъсасы, уеннарның баш хөкемдары Михаил Бойков командаларга, тренерларга турнирда катнашулары өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Турнир барышында иң яхшы уенчылар да билгеләнде: Кайбыч командасыннан Арсений Воробьев — иң яхшы сакчы, Аксубайдан Даниил Ашаев — иң яхшы хөҗүмче, Балтач командасыннан Фидан Галиев — иң яхшы капкачы исеменә лаек булды. Командаларга Мактау кәгазьләрен, медальләр, кубокларны, яхшы уенчыларга бүләкләрне Алексей Макаров һәм Михаил Бойков тапшырды.

Кайбыч командасын олы җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез. Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев