Кайбычның хоккейчы кызлары Казан командасы белән ничек уйнады?
«Кайбыч» боз мәйданында безнең кызлар командасы Казан шәһәренең «Форвард» командасын кабул итте. Әмма бу көнне безнекеләргә җиңелү ачысын татырга туры килде. Бу уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның журналистлар белән очрашуында әйткән сүзләре искә төште. Ул безнең спортчыларга гел үзләреннән көчлерәк командалар белән очрашырга киңәш итүен әйткән иде. Чөнки бу осталыкны...
Хоккейны ир-егетләр генә уйный дип уйлаучылар ялгыша. Хәзер анда кызлар да кайбер егетләрдән дә остарак уйный, зона, республика ярышларында да катнашалар. Ярыш алдыннан район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев командаларны район башлыгы исеменнән сәламләде һәм әлеге уенда уңышлар теләде.
Бу иптәшләрчә очрашуда безнең командада, нигездә, Олы Кайбыч мәктәбендә Илдус Вәлиуллин кул астында шөгыльләнүче кызлар уйнады, араларында Федоровское мәктәбеннән Полина Григорьева да бар иде. Ярыш вакытында "Форвард" командасы тренеры Андрей Душкин белән аралаштык:
- Казанда элек кызлар командасы икәү иде, әмма берсе таркалды, аларның күбесе безнең "Форвард" командасына күчте. Без ел әйләнәсе диярлек шөгыльләнәбез, бары июнь, июльнең уртасында кадәр генә ял итәбез. Хәзер кызларыбыз остарды инде, - диде ул.
Башта ике команда да тигез уйнады. Икенче периодта да бер команда да көрәшсез генә бирелергә теләмәде. Шулай да, икенче период төгәлләнергә санаулы секундлар калып барганда, "Фаворит"тан Миләүшә Галимҗанова исәпне ачты (1:0). Өченче периодта да уен кызгыннан-кыза барды. Кайбычлылар алка кертергә бик тырышсалар да, көндәшләренең капкачылары Анастасия Горшунова һәм Елизавета Толмачева капкаларын оста саклады. Кайбычлылар капкасына бер-бер артлы һөҗүм оештырып торсалар да, капкачы Лилия Ильясова аларны кире кайтара торды.
Өченче периодның соңгы минутында, исәпне тигезләү максатында Илдус Вәлиуллин капкачыны алтынчы уенчыга алыштырды. Ләкин көндәшләребез исәпне тигезләргә мөмкинлек бирмәде. Уенның соңгы секундларында Миләүшә тагын кайбычлыларның буш капкасына чираттагы алканы кертте һәм үз командасына ышанычлы җиңү китерде (2:0).
Ел буена диярлек хоккей белән шөгыльләнгән командага безнең кызлар, нибары ике ай уйнап та, зур каршылык күрсәтте. Әмма җиңелүләрсез җиңүләр булмый шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев