Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Якташларыбыз – алтынчы урында

16-17 март көннәрендә Буа шәһәрендә ТР "Сәламәтлек" IX спартакиадасы кысаларында авыл хуҗалыгы районнарының 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар командалары катнашында волейбол буенча финал ярышлары узды.

Бу ярышларда Апас, Арча, Буа, Балтач, Биектау, Кайбыч, Кукмара, Саба, Ла­еш, Тәтеш, Теләче, Питрәч һәм Чүп­рәле районнары командалары катнашты. Беренче көнне якташларыбыз питрәчле­ләрне 2:0 исәбенә откан, балтачлыларга шул ук исәпкә оттырган. Икенче көнне Буа, Саба районнары командаларына оттырсалар, лаешлыларны отканнар. Нәтиҗәдә кайбычлылар финалда катнашкан унөч команда арасында алтынчы урынны алды. Район данын яклап Кече Мә­ме, Багай авыл җирлекләрендә яшәүче кызлар чыгыш ясады. Бәйгенең район турында иң көчле уенчы исеменә лаек булган Диана Самарская финал ярышларында да яхшы уен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч волейбол спартакиада “Сәламәтлек” IX спартакиадасы