Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бусагада – Яңа ел!

Ап-ак кар, төсле утлар белән балкыган чыршы, мандарин, оливье салаты һәм самими, балаларча ышану белән могҗиза булуына өметләнү... Олы яшьтәме ул, бәләкәй баламы - һәркем Яңа елдан әкият көтә.

Яңа ел әкиятенә ышанасызмы? Узып баручы ел нәрсә белән истә калачак һәм киләсе елга нинди өметләр баглыйсыз?

Илһам Хәйруллин, укытучы, Олы Кайбыч:

Тормышка оптимистик карашта торучы буларак, могҗизаларга ышанам. Аны тели белү генә мәслихәт. Милләтпәрвар буларак, Бөтенроссия халык санын алу нә­ти­җәләре минем ышанычны аклады: татар халкы Россиядә кабат икенче урында. Укытучы эшчәнлегемнең нәтиҗәсе: «Безнең иң яхшы укы­тучы» грантына ла­ек булуым белән дә истә калачак узып баручы ел. Планнарга килгәндә, мәк­тәбебездә республикакүләм фәнни-гамәли кон­ференцияне үт­кәрү­дә үземнең лаеклы өлешемне кертермен дип уйлыйм. Киләсе елда Бө­тендөнья татар яшьләре җыенының берничә зур чарасы булачак, аларда катнашырга җы­е­нам, берсе өчен үзем җаваплы. Еллар тыныч, имин булсын иде!

Фидания Камалова, лаеклы ялда, Чүти:

Могҗизаларга күбрәк ба­­ла чакта ышанасың, әм­ма шулай да, һәр Яңа ел үзенчә көттереп, кү­ңелдә рәхәт хисләр уя­та. Гел яхшыга гына өмет­ләнү - могҗизага ышану шулдыр, бәлки?! Узып ба­ручы ел вакыйгалары ди­гәндә, алай аерып кына әйтә алмыйм. Минем өчен һәр яңа туган көн истәлекле, гел яңалыкка омтылып, сокланырлык матурлык үрнәкләре тудырып яшәргә тырышам. Менә соңгы арада кечкенә тастымаллар тегеп, аларны бизәкләү бе­лән шөгыльләнәм. Иң мө­һиме - дөньялар тыныч, имин булып, иман байлыгы белән яшәргә насыйп итсен. Күпсанлы дусларыма, туганнарга шатлык-куанычлар китерсен!

Лариса Васильева, китапханәче, Иске Тәрбит:

Яңа ел иң мөһим байлык - сәламәтлек алып килсен иде! Барлык начар гамәл-күренешләр иске елда калсын, 2012 ел һәрьяктан уңай килсен. Яңа елда күңел әнә шул могҗизаларга ышана. Узып баручы елда вак-төяк мәшә­кать­ләр дә, шатлык-куанычлар да күп булды. Туганнар белән еш очраштык. Апага, абыйга 50 яшь тулды, җизнәбез дә ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Әниебезнең 80 яшьлегенә җы­елдык. Туганлык хисенең кадерен белеп, саклап яшик барыбыз да! Гаилә белән Мәскәүгә барып кайту да күңелле булып истә калды.

Рушан Сайранов, муниципаль район Советының бухгалтерлык исәпләве һәм отчет бүлегенең әйдәүче белгече, Кошман:

Могҗизага ышану балачак белән бер­гә артта калды. Тормыш чынбарлыгында могҗизага урын табылсын өчен, аны үзең тудырырга кирәк. Минем өчен файдалы һәм зур тәэсир ясаган ел буларак истә калачак 2011 ел. Ул вакыйгаларга бай булды. Хәрби хезмәттән кайтып, бер ел эшләдем. Үткән­нәр­дән нәтиҗә чыгарып, киләсе елны яңа көч белән башлап, тагын да зуррак үрләр яуларга булсын! Барысы да безнең кулда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев