Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гаилә бәхете – балада

Якты дөньяга килеп, сабыйларының беренче аваз салуыннан да шатлыклырак вакыйга бармы икән әти-әни өчен?! Хәер, газиз балаларының һәр яңа адымы, яңа һөнәре, гомумән, һәр туар көн дә әһәмиятле, шатлык-куаныч тулыдыр. Боларның барысын да аңлар өчен үзең Әни булып карарга кирәктер...

Гөлия ханым быел тагын бер кабат Әни булды. Олы Кайбычта яшәүче Булатовлар гаиләсендә көзнең беренче аенда туган сабыйны күтәреп кенә йөртәләр. Бигрәк тә бишенче класста укучы апасы Лилия белән өченче класста укучы Илшат абыйсы ярата бәләкәй Динәне. Башкача булуы мөмкин дә түгел, озак көткәннәр бит алар аны! Өстәвенә, Динә үзен бик тәртипле тота икән, елап аптыратмый, диләр. Гаи­лә башлыгы Илдар белән әниләре Гөлия әле дә искә ала, олы кызлары кечкенә чакта бик елак булган, хәтта төнлә чиратлап яныннан китми утырырга да туры килгән.

Гөлия ханым балалар бе­лән эшләүнең чын остасы, педагог. Декрет ялына киткәнче Иске Чәчкаб мәктәбендә башлангыч класс укучыларына белем биргән. Мөгаен, мондый сәләт аңа тумыштан бирелгәндер - үз балалары да чәчәк кебек бит аның, тәртипле, инсафлы, акыллылар. Динә дә апа-абыйсы кебек һәр яктан үрнәк булсын иде.

Шунысын да әйтергә ки­рәктер: әтиләре дә, әни­ләре дә күпбалалы гаилә­ләрдә үскән. Илдарлар алтау булса, иң олы бала булган Гөлиянең дә үзен­нән кечерәк эне-сеңелләре бишәү. 1999 нчы ел­ның ноябрендә гаилә корган Булатовлар башта Салтыйганда төп йортта яшиләр. 2008 нче елда Олы Кайбычтан йорт алып, шунда төпләнәләр. Гаиләнең инде үз кануннары, гореф-гадәтләре дә яшәп килә. Быел Динәләре тугач, тагын бер традиция барлыкка килде әле. Көзге кояшлы көннәрнең берсендә Булатовлар Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая музееның бакчасына агач утырттылар. Тантаналы рәвештә Ана (Гаилә) капиталына сертификат та музейда тапшырылды. Монда да сим­волик мәгъ­нә ярылып ята: буыннар чылбыры өзелми, дәвам итә. Кешегә багышлап агач утыртырга ярамый, дигән ышану яши халкыбызда. Шуңа күрә, Динәнең язмышын белән әле­ге слива агачы арасында бернинди бәй­ләнеш тә булмас. Ә шулай да кү­ңелдә бер теләк бар: шу­шы агач ел саен җимеш­ләр белән сөендерсен, ә Динә, Булатовларга яңа шатлыклар өстәп, инсафлы, иманлы бала булып үссен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә

2
X