Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

«Кайбыч таңнары» – гаиләбез газетасы

Без үскәндә авылларда телевизор бер-ике гаиләдә генә булгандыр, мөгаен. Без - китап укып үскән буын. Әни һәр елны ике-өч төрле булса да газета-журнал яздыра. Газета укымаган кешедә нинди акыл булсын, дип әйтеп куя иде.

Инде олыгаеп, оныкларыбыз булса да, гадәтебезгә тугры калдык: почта килгәнне гаиләбез белән көтеп алабыз. Газеталар арасыннан иң беренче булып "Кайбыч таңнары"н сайлап алам. Ничек инде үз районың хәлләреннән битараф булырга кирәк?! Таныш исемнәр, таныш гаиләләрне очратасың, әллә кайчан онытылган танышыңның туган көнен күреп алып, тизрәк котларга ашыгасың. Газетаны өйдәгеләр укып чыккач алып куям, чөнки Казаннан кайтучы улларым кайтуга, район газетасын сораячак.

Газетаның эчтәлеге елдан-ел байый бара. Рәх­мәт сезгә, сезнең газета бөтен яктан камил. Яңа елда тиражыгыз кимемәсен. "Кайбыч таңнары" барлык райондашларыбызның өйләренә килеп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” газета

2
X