Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Орлыгы нинди – уңышы шундый

Хәзерге вакытта базарда чәчәк һәм яшелчә орлыкларының киң ассортименты тәкъдим ителә. Сайлап алу мөмкинлеге зур булу яхшы анысы, әмма сайлаганда ничек алданмаска соң?

Законда каралганча, авыл хуҗалыгы культураларының Дәүләт селекция казанышлары реестрына кертелгән орлыкларын аларның сорты, чәчүлек сыйфатлары хакында документлары булганда гына сатуга чыгарырга рөхсәт ителә. Орлыклар сатып алганда бу пар­тиянең тишелеше, аның яраклылык вакыты турындагы документлары (таныклыгы) белән танышырга ки­рәк. Яраклылык вакыты чыккан булса, аларның тишелешен кабат тикшерү за­рур.

Сәүдә нокталарында еш кына бу документлар күренеп торган урынга эленми. Сатып алучылар да, кыюлыклары җитеп, аны сорап тормый. Шулай итеп, без үзебезне алдарга җирлек тудырабыз. Орлыкларның маркировкалау кагыйдәләре үтәлүенә дә игътибар итәргә кирәк. Безнең илдә сатылучы орлыклар тутырылган пакетта культураның атамасы, сатучы фирманың исеме, адресы, телефоннары турында мәгълүмат, сорты, чәчү үзлекләре, партия саны, авырлыгы яисә ничә данә орлык булырга тиешлеге, яраклылык вакыты язылырга тиеш. Җитештерүченең яки сатучының сату билгесен дә куярга рөхсәт ителә. Сайлаган орлыкның сыйфатында шикләнәсез, пакеттагы орлыкларның маркировкасы таләпләргә туры килми икән, мондый орлыкларны сатып алмавың күпкә хәерлерәк.

Пакетларга салынган орлыкларның чынлыгына икеләнсәгез икән, «Россельхознадзор»ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә 8(843) 277-68-29 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшелчә орлыклары чәчәк орлыклар