Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кайбычагрохимсервис” җәмгыяте узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

Иген кырларын чүп үләннәреннән, төрле корткычлардан саклау, ачы туфракка известь кертү, органик ашлама чыгару... Болар "Кайбычагрохимсервис" җәмгыяте башкарган эшләрнең кайберләре генә әле. Агрохимикларның игенчелек тармагын үстерүгә керткән өлеше зур.

Әнә җәмгыять директоры Фәргать Сибгатов та узган елдагы эшчәнлекләре турында сөйләгәндә:

- Кайбыч кырларында игеннәрнең күкрәп үсү­ендә безнең дә өлешебез бар. Икмәк кадерен белүчеләр эшли бездә. Узган елдагы эш нәтиҗәләре буенча республикадагы 32 җәмгыять арасында үткәрелгән рей­тинг­та җиденче урынга чыктык. Әлеге уңышка хезмәт коллективының тырышлыгы нәтиҗәсендә ирештек. Карьерда эш­ләүче­ләр генә дә ел дәвамында 20,1 мең тонна известь, 5,4 мең тонна вак таш чыгарды. Быел алар алдына тагын да зуррак бурычлар куела. Иген кырларын известьлау, туфракны минераль ашламалар белән баетуда да өлешебез зур, -диде горурланып.

Җитәкче Рөстәм Җиһаншин, Владимир Андреев, Фирдүс Зәйнуллин, Рамил Садриев, Илфан Нас­ретдинов, Рәис Садыйков, Руслан Мусиенко, Артур Мусиенко кебек хезмәт алдынгылары адресына мак­тау сүз­ләрен күп әйт­те. Ә Илмас Низаметдинов һәм Рамил Садриев - район башлыгының Мактау кәгазенә, Рәис Садыйков Рәхмәт хатына лаек булды.

Агрохимикларның эшчәнлеге киңкырлы. Федоровское, Бәли, Ульянково, Шүширмә авылларында су керткәннәр, кайбер авылларда юл төзелеше дә алып барганнар. Быел Зур Подберезьеда су кер­тү, Хуҗа Хәсәндә юл төзү бурычы тора.

Олы Колаңгыдагы ярдәмче хуҗалыклары да бар әле. Былтыр 11 мең тонна ашлык җыеп алганнар. Фермадагы терлекләренә тонна-тонна печән, салам хәзерләгәннәр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров та хезмәтләренә рәхмәт әй­теп, теләкләрен җиткерде.

- Ярдәмче хуҗалыкта мөгезле эре терлекләр санын арттырырга тәкъ­дим итәм. Чөнки терлек азыгы, бөртек фуражы җитәрлек күләмдә хәзер­ләнгән. Бу авылда өстәмә эш урыннары булдыруда, терлекчелек тармагыннан табыш алуга этәргеч булыр иде, - диде ул.

"Татагрохим" җәмгыяте директоры урынбасары Илдар Әфләтунов та җәмгыять эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбычагрохимсервис” җәмгыяте узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады