31 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
"Россиянең чаңгы юллары-2014" бәйгесе Кайбычта 9 февральгә күчерелә
Республикада салкын һава торышы саклана. Атна дәвамында температура -25-30 градустан күтәрелмәде, урыны белән хәтта -35 градустан да салкынрак булды. Чаңгы ярышының бер атна соңрак үткәрелүенең сәбәбе дә әнә шунда.
-
Симәкидә яшәүче Тәскирә Латыйпова Ленинград шәһәрен камалыштан азат итүнең 70 еллыгына багышланган тантанада катнашты
29 гыйнварда Казанда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград шәһәрен немец-фашист гаскәрләре камалышыннан тулысынча азат итүнең 70 еллыгына багышланган тантана узды.
-
1 февральдән пенсияләр арта
Россия Хөкүмәте пенсионерлырны янә куандырмакчы - 1 февральдән алар күбрәк акча ала башлаячак. Узган елның инфляциясен истә тотып, пенсияне 6,5 процентка арттырачаклар.
-
Кайбычта ришвәтчеләрне аноним анкета ярдәмендә ачыклаячаклар
Кайбыч районында ришвәтчелеккә каршы комплекслы көрәш программасын тормышка ашыру кысаларында төрле чаралар үткәрелә.
-
Казан вузлары булачак студентларны Кайбычта «аулый»
Бүгенге көндә югары уку йортлары күп, ә мәктәпләрдә укучылар саны аз. Шуңа күрә дә университет, институт доцентлары, уку елы дәвамында район-шәһәрләрдәге мәктәпләргә барып, чыгарылыш класс укучыларын үзләренә югары белем алырга чакыра.
-
“Кайбычагрохимсервис” җәмгыяте узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады
Иген кырларын чүп үләннәреннән, төрле корткычлардан саклау, ачы туфракка известь кертү, органик ашлама чыгару... Болар "Кайбычагрохимсервис" җәмгыяте башкарган эшләрнең кайберләре генә әле. Агрохимикларның игенчелек тармагын үстерүгә керткән өлеше зур.
-
Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова авылдашлары алдында хисап тотты
Авыл җирлекләрендәге еллык отчет җыелышлары бөтенләй яңа форматта уза хәзер. Элеккеге шикелле кәгазьгә язылганны гына укып чыкмыйлар, компьютер технологияләрен дә эшкә җигәләр. Башкарылган эш турында сөйләгәндә, экранда шуны раслаучы фоторәсемнәр дә пәйда була. Бу инде чыннан да зур дәлил, коры сүзләр генә сөйләнмәгәнне ачык күрсәтә. Салымнарын вакытында түләмәүчеләрнең исемлеге дә,...