Симәкидә яшәүче Тәскирә Латыйпова Ленинград шәһәрен камалыштан азат итүнең 70 еллыгына  багышланган тантанада катнашты
Җәмгыять

Симәкидә яшәүче Тәскирә Латыйпова Ленинград шәһәрен камалыштан азат итүнең 70 еллыгына багышланган тантанада катнашты

29 гыйнварда Казанда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград шәһәрен немец-фашист гаскәрләре камалышыннан тулысынча азат итүнең 70 еллыгына багышланган тантана узды.

- Бу көнне Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан килгән 52 ветеранны Татарстан Хөкү­мәте исеменнән хөр­мәт­лә­деләр, - диде әлеге тантанага безнең район ветеранын озата барган социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева. - Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеге министры Айрат Шәфигуллин әйтеп узганча, Ленинград камалышында калучылар - шул авыр елларның коточкыч сынауларын үз җилкәләрендә кү­тәргән кешеләр.

Симәки авылында яшәүче Тәскирә Латыйпова тантанадан алган фикерләрен безгә дә җиткерде:

- Ул елларның авырлыкларын мәңге онытасыбыз юк. Бу очрашуда Нева буендагы камалышта калган бик күп яшьтәшләрем белән аралаштым. Безгә Ленинградны фашист тоткынлыгыннан тулысынча азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан Санкт-Петербург шәһәренең истәлекле бүләген дә тапшырдылар. Очрашуны оештыручыларга рәх­мә­тем чиксез, - диде ул.

Олы Кайбычта яшәүче Хәдия Вәлиева, Рәфыйк Хәйруллин да Ленинград камалышын үз күзләре белән күргән. Чүтидән Асия Бәширова - фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыны. Бу ветераннарга шушы көн­нәр­дә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Ленинградны немецлардан азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан Хөкүмәт тарафыннан әзер­лән­гән махсус бүләк­ләрне тапшырачак.


Симәкидә яшәүче Тәскирә Латыйпова Ленинград шәһәрен камалыштан азат итүнең 70 еллыгына багышланган...

Нет комментариев