Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Кайбычлылар район туган көнен бәйрәм итте

Кайбыч районы мөстәкыйльлек алуның беренче елыннан башлап, һәр елны аның туган көнен район мәдәният йортында зурлап бәйрәм итәләр.

Менә 33 ел инде шулай. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, ел саен туган көн үткәрүче мондый районнар, бәлки, башка юктыр да, әмма безнең җирлектә ул туган якка дан җырлаучы матур традициягә әйләнде. Кайбыч өчен ел 19 апрельдән башлана һәм 19 апрельдә төгәлләнә диючеләр дә бар. Чөнки 1991 елның шушы көнендә Кайбыч районы оешу турындагы Указга кул куела. Альберт Рәхмәтуллин үзенең сәламләү чыгышында әлеге Указны имзалаган беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевка, Кайбыч үсеше өчен һәрьяклап тләктәшлек итүче ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка район халкының тирән рәхмәтле булуын белдерде. Чыгышыннан соң, хезмәтләрендә югары үрләр яулаучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Бүген узган бәйрәм тантанасына барлык авыл җирлекләреннән дә делегацияләр чакырылган иде. Алар арасында хезмәт алдынгылары, район үсеше өчен зур көч куйган пенсионерлар, ветераннар бар. Районның беренче башлыгы Азат Хәнифәтуллин, аннан соң җитәкчелекне үз кулына алган Җәүдәт Гаффаров, башка дәрәҗәле кунакларның да урыны түрдән булды.

ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов Кайбычның дәүләт программалары нигезендә матур, төзек районга әйләнүенә, халык өчен уңайлы шартлар тудырылуына, җитәкчелекнең зур эшләргә сәләтле булуына басым ясады.

Бәйрәм тантанасы Мари-Эл республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Борындыкта туып-үскән Рөстәм Гарифуллиның җыры белән башланып китте.

«Кайбыч кызлары» биеде, эчке эшләр бүлеге ветераны Марс Нигъмәтҗановның җырын, төрле милләт вәкилләренең чыгышын алкышларга күмделәр.

Бәйрәм «Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты белән дәвам итте. Бу хакта газетабызның алдагы санында тулырак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев