Ноябрь аенда бер кыска эш атнасы булачак
Хәбәрләр

Ноябрь аенда бер кыска эш атнасы булачак

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россиялеләрне көз көне кыска эш атнасы көтә.

Ул чәршәмбегә туры киләчәк, дип хәбәр итте РИА Новостига Президент академиясенең эшкуарлык, хезмәт һәм корпоратив хокук кафедрасы доценты Мария Кутарова.

«Ноябрь башында россиялеләрне Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә кыскартылган эш атнасы көтә», — диде Кутарова.

Ул 2026 елда 4 ноябрь чәршәмбегә туры килә һәм эшләми торган бәйрәм көне булып тора, шуңа күрә ай башында дүрт эш көне булачак, дип төгәлләштерде. 

Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/noyabr-aenda-ber-kyska-es-atnasy-bulacak-5928910 


Нет комментариев