2026 елның 8 сентябрендә Олы Кайбыч гомуми белем бирү мәктәбендә «Россия — халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты уздырылды.
Бу чара Россия Федерациясе халыклары телләре көненә багышланган һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.
Диктантның нигезенә Дагыстанның күренекле шагыйре Рәсүл Гамзатовның әсәрләреннән өзекләр алынган. 8 сентябрь — аның туган көне, шуңа күрә бу дата очраклы сайланмаган.
Бу чарада мәктәбебез укучылары да актив катнашты.
Әлеге диктант — Россия халыкларының күптеллелеген һәм бердәмлеген күрсәтүче мөһим вакыйга булып тора.
Нет комментариев