Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбычта авыл участковыйларына ике йорт төзелә

Авыл җирлекләрендә полициянең участок уполномоченныйларын торак белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итә башладылар. Аларның торак шартларын яхшырту һәм эшләрен нәтиҗәлерәк итү максатында быел Татарстанда 80 гә якын административ-торак комплексы төзү планлаштырыла.

Әлеге программа нигезендә бу елда безнең районда да шундый ике комплекс төзеләчәк. Комплекс дибез, чөнки аның бер ягында полиция хезмәткәре өчен йорт, икенче ягында аның эш урыны булачак. Хуҗа Хәсән авылында төзелеш башланды инде.

- Ике атна элек төзүчеләр булачак торакның нигез ташларын сала башлады. Биш көн эчендә стеналарын таштан өеп бетерде, хәзер түбәсен яба башлаячаклар, - диде Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева.

- Административ-торак комплексның берсе Колаңгы станциясендә булачак. Әлеге объектта шушы араларда эш башланачак. Участок уполномоченныйларының торагы да, эш урыны да бер түбә астында булуы уңайлы, билгеле, - ди ТР Эчке эшләр министрлыгының Апас районара полиция бүлегенең "Кайбыч" бүлекчәсе начальнигы Рушан Хуҗин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта авыл участковыйларына ике йорт төзелә