Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кышлату чоры якынлаша

Узган шимбәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Чүпрәле районының Аксу авылында урнашкан "Чүпрәле" агрофирмасы базасында Иделаръягы зонасы районнары хуҗалыкларының ветеринария врачлары, зоотехниклары, ясалма орлыкландыру буенча технологлары катнашында зона семинар- киңәшмәсе үткәрде.

Малларны кышлату чорына күчерүгә багышланган әлеге кинәшмәне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып барды. Ул үз чыгышында Иделаръягы зонасы хуҗалыкларында быелның беренче яртыеллыгында терлекчелек продуктлары җитештерүдәге эшчәнлекләренә анализ ясады. Районыбызның "Чекмарев" крестьян фермерлык хуҗалыгы (хәзерге вакытта бер сыердан уртача көнлек савым 4,3 килограмм), Закиров исемендәге җәмгыяте (7,8 килограмм) тәнкыйть утына эләкте. Райондагы башка күрсәткечләр нормада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышлату чоры ТР Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы зона семинар киңәшмәсе