Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч кырларыннан заводка шикәр чөгендере агыла

"Ак барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалында агымдагы елда 860 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелгән. Шул мәйданнан барлыгы 27537 тонна татлы тамыр җыеп алып, өемнәргә куйганнар. Хәзерге вакытта Чүти авылы басуындагы чималны Буа шикәр заводына тапшыралар.

Филиалның баш агрономы Рәмис Хәкимов әйтүенчә, бүгенге көнгә 18 мең тонна шикәр чөгендере кабул итү пунктына тапшырылган инде. Кырда тагын 9,5 мең тонна тирәсе шикәр чөгендере үз чиратын көтә. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Абыйлы-энеле Марат һәм Фиргать Гайнуллиннар шикәр чөгендере ташуда өлгерлек күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев