Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Районыбыз хуҗалыклары урып-җыю эшләренең экваторын узды. Күпме мәйданда эш башкарылган?

    Районыбыз хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясе көннән-көн киңрәк колач ала бара. Кайбыч игенчеләре экваторны узды инде. 11 августка барлык мәйданнарның 66 процентында эш башкарылды. Уңдырышлылык һәр гектардан 31 центнер тәшкил итә. Район буенча барлыгы 51557 тонна ашлык суктырып алынган. Бүген сүзебез "Класс-Тукано" комбайнчылары арасында барган лидерлар турында.

    "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалы механизаторы Айрат Сафиуллин, комбайнчы буларак, быел ундүртенче сезонын башлады.
    - Туган як басуларына, игенче хезмәтенә мәхәббәт әтием - үзвакытында районның танылган комбайнчысы булган Рәхим Сафиуллиннан килә. Дүртенче-бишенче классларда укыганда ук, төгәлрәге 1984 елдан, әтием янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым. Ул шул вакыттан ук күңелемә тирән фикерләр салып калдырды: икмәкнең кадерен белергә, кем эшләми, шул ашамый, дигән әйтемнең мәгънәсенә төшенергә өйрәтте. Һөнәр сайлаганда дөрес юл күрсәтүе өчен бүген дә әтиемә рәхмәтлемен. Аның дәвамчысы булуыма горурланам. Уракка төшкәнче, ярдәмчем - Федоровское авылы егете Айдар Миназов белән "Класс-Тукано" комбайнын җентекләп карап чыктык. Чөнки эш башлангач, техника сынатса, югары күрсәткечләргә ирешү турында уйларга да юк. Җәмгыять җитәкчелеге безнең эшне тагын да җиңеләйтү өчен барлык шартларны тудыра, рәхмәт аларга. Иген кырлары быел, Аллага шөкер, бик әйбәт. Ашлыкны югалтуларсыз, сыйфатлы итеп җыеп алу өчен без, механизаторлар, көчебездән килгәннең барысын да эшлибез, - диде Айрат эшкә җитди әзерләнүләрен раслап.
    Айдар Миназов быел Федоровское урта мәктәбен тәмамлаган. Комбайнчы ярдәмчесе булып өченче сезонын эшли икән.
    Алар экипажы урак башыннан 13900 центнер ашлык суктырырга өлгергән. Ил табынын баетучыларга рәхмәттән башка сүз юк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: