Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч кырларында эшләүчеләрне тәмле ашлары белән сыйлыйлар

Иртәдән кичкә кадәр басуда эшләүчеләрне хуҗалыклар ашханәләрендә эшләүче пешекчеләр вакытында кайнар аш белән тәэмин итә.

“Алтын кырлар” агрофирмасының Ульянково бүлегендә эшләүче пе-шекчеләр механизаторларны тәмле ашлар белән сыйлый.
– Минем әлеге ашханәдә эшли башлавыма әле бер генә ел. Пешекче буларак тәҗрибәм бар, монда килгәнче Багайда эшләгән идем. Коллективыбыз зур түгел, әмма барысы да аш-су осталары. Нина Гайсина, Надежда Горшкова белән бергәләп меню төзибез, ризыкларны төрләндерергә тырышабыз. Азык-төлек җитәрлек кайтартыла. Эш сәгате иртәнге сәгать  җидедән кичке бишкә кадәр дәвам итә, – диде ашханә мөдире Рушания Хәсәнова. – Язгы кыр эшләре вакытында көненә утызлап кеше ашатабыз. Беренчегә аш, икенчегә дә гарнир белән итле ризыклар әзерлибез, чәй, компоттан өзелгән юк. Механизаторларны камыр ризыклары белән дә сыйлыйбыз. Күңел җылысын кушып әзерләгән ризык¬лар гына тәмле була ул. Без  пешергән ризыкларны басуга управляющий, яки башка белгечләр илтә.
Авылда эшнең иң кызган чагында гомер-гомергә кыр кухнялары эшләде. Кырда эшләүчеләргә төшке аш алып барырга җыенган управляющий Минхәлим Бикбов та алар хезмәтенә югары бәя бирде.
– Пешекчеләребез үз эшләрен яратып башкаралар. Төшке, кичке ашларны вакытында әзерлиләр. Басуда эшләүче игенче-механизаторлар да алар пешергән ашларны яратып ашый, рәхмәтләрен җиткерәләр, – диде ул.
Районыбыз хуҗалыкларында эшләүче игенчеләр генә түгел, пешекчеләр дә үзләренең тырыш хезмәтләре белән республикабыз, районыбыз табынын баетуга лаеклы өлеш кертәләр. Максатлар бер: кырда игенкәйләр күкрәп уңсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев