Урып-җыю эшләре дәвам итә
Районыбыз басуларында урып-җыю эшләре югары темпта дәвам итә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов әйтүенчә, бүгенгә барлык мәйданнарның 16 процентында уҗым культуралары урып-җыелган. Көзге бодай уңышы район буенча уртача һәр гектардан 37,3 центнер тәшкил итә.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән бергә басуларда урып-җыю барышы белән танышты. Ул “Зиннуров” КФХсында, “Туган як-Агро” хуҗалыгында, “Август-Кайбыч” җәмгыятләренең өч басуында, Колаңгы ашлык кабул итү пунктында булды.
- Бүген район хуҗалыкларында урып-җыю барышын карадым, уҗым культуралары мул уңышы белән сөендерә. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, игенчеләр бер атнадан уҗым культураларын җыеп алуны төгәлләргә тиеш. Хәзерге вакытта уҗым культуралары игелгән барлык кырларда эш тулы көченә бара, - диде Альберт Илгизәрович.
Колаңгы ашлык кабул итү пунктында аларны җәмгыять директоры Рәис Газизов каршы алды. Аның әйтүенчә, урып-җыю башыннан биредә 10 мең тонна ашлык кабул иткәннәр инде. Альберт Илгизәрович бирегә китерелгән ашлыкның дымлылыгы, чүплелеге белән кызыксынды. Аның сорауларына ашлык кабул итү пунктының лаборатория мөдире Наҗия Сибгатуллина җавап бирде.
“Август-Кайбыч” җәмгыятләренең генераль директоры Александр Иванов әйтүенчә, Чүкри Алан янындагы ике басуда унар “Ростсельмаш” комбайны, башка басуда тагын 12 “Класс” комбайны эшли. Әлегә көзге бодайның һәр гектарыннан 41-42 центнер ушыш чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев