Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

1 апрель – көлке һәм юмор, мәзәкләр һәм шаярту көне

Халык традициясе буенча, бу көнне дус-ишләр, гаилә әгъзалары, хезмәттәшләр һәм танышлар, мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар көлке капкынына эләгә. "Артыгызда ни ул сезнең?" яки "Аркагыз акка буялган" - бу көннең традицион шаяртулары. Көлке көнендә барысы да шаярта. Хәтер калдырмый торган шаяртуларга беркем дә үпкәләми.

- Ә сез 1 апрель көнендә алданасызмы? - дип газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек без.

Альбина Шпакова, Мәлки авыл җирлеге секретаре:

- Кешеләр хәзер шулкадәр эшкә бирелгән, хәтта бер-берләренә елмаерга да оныта. Шаяртуларны уңай кабул итәм. Өйдә дә, эштә дә 1 апрель шаяртуларын дөрес аң­лыйлар, беркем дә үпкәләми. Га­дәттә, эш урынында хезмәттәшләрне телефонга чакырып алдалыйбыз.

Гөлшаһидә Сабирова, Кошман мәктәбе укытучысы:

- Традиция буенча ел саен 1 апрельдә көлке көне үткәрәбез. Укучылар арасында мәзәкләр, плакатлар, көлкеле уеннар буенча бәйге оештырабыз. Бу көнне мәктәп ашханәсе - ресторанга, кладовка - хәзинәләр утравына, директор бүлмәсе фитнес-клубка әверелә. Укучыларга да, укытучыларга да төрле шаяртулар рөхсәт ителә. "Директор чакыра" яки "Җыелыш була" дигән көлке кармагына иртәдән үк кем дә булса эләкми калмый. Мәктәптән өйгә кайтканда авырайган сумкадан алма яисә кирпеч табып алган чаклар да булды. Тугыз яшьлек улым Сәйдәш көлке көненә алдан ук әзерләнә: төрле шаяртулар уйлый. Шул рәвешле барыбызның да кәефен күтәрә.

Мингазиз Сөнгатуллин, "Кайбыч таңнары" газетасы хәбәрчесе:

- Моннан берничә ел элек булган көлкеле вакыйганы хәтерлим. 1 апрель көнне бер хезмәттәшебезне телефонга чакырдык. Ул исә, аны-моны уйламыйча, редактор бүл­мәсенә йөгерде. Йөгергән шәпкә сорый үзе, кем шалтырата, дип. "Брежнев, ахры", - дип җавап бирделәр моңа. Әмма шулкадәр ашыкты булса кирәк, хәтта шаярып әйтелгән ул сүзләрне дә ишетмәде. Тыны бетеп, кабинетка килеп керсә, редактор аны гаҗәпләнүле караш белән каршы ала. Иң кызыгы шунда: хезмәттәшебез чыннан да бик мөһим шалтырату көткән була...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 апрель – көлке һәм юмор, мәзәкләр һәм шаярту көне