Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Бортаста митинг яңа һәйкәл янында узды

Бортас авылы халкы быел Җиңү бәйрәмен сугышта һәлак булган авылдашларының якты истәлегенә куелган яңа һәйкәл янында каршы алды.Ул һәйкәлнең бер ягына фронтта чит җирләрдә ятып калган солдатларның, ә икенче ягына тыныч тормышта һәлак булган ветераннарның исемнәре язылган.

-Әнә исемлектә иң соңгы булып язылган Биктимер Мөхәммәтшин минем әтием була инде. Ул сугышта хәбәрсез югалган, кайда җирләнгәнен дә белмибез,- диде аның кызы Гөлчирә Әхмәдуллина.- Әтине искә төшергән саен шушы һәйкәл янына килермен инде хәзер. Һәйкәл бик матур килеп чыккан.

- Мин үзем Апас районының Акхуҗа авылыннан. Монда килен булып төшүемә дә 50 ел булды. Әтием Газиз Садриев сугышка киткәндә әни миңа- дүртенче баласына йөкле булып калган. 1941 елның декабрендә июнендә аны сугышка алганнар, декабрьдә мин туганмын. Әти 1943елда Ленинград өчне барган көчле сугышта аяк-кулларын бик нык өшеткән. Әнигә госпитальдән иптәшеннән хат яздырткан. Бәхилләшү хатында бик нык авыруы, бүтән хат яза алмавы турында язган. Ул, мөгаен, хәлсезлектән, авырудан вафат булгандыр,- дип сүзгә кушылды Фәлия апа Ногманова.

Митингта катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән кайнар котлады. Авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева да изге теләкләрен җиткерде. Мәктәп укучылары яңа һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бортаста митинг яңа һәйкәл янында узды