Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Мәлкидә митинг узды. Фоторепортаж

Мәлки авылында Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее тантанасына зур әзерлек алып барылган. Биредә сугышта катнашкан авылдашлары хөрмәтенә өр-яңадан һәйкәл төзеп куйганнар.

Җиңү көне уңаеннан оештырылган митингта авылда калган бердән-бер сугыш ветераны Александр Александров, тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы катнашты.

- Хөрмәтле мәлкилеләр! Сезнең барыгызны да Җиңү көне белән үз исемемнән, район Советы, республикабыз җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов исеменнән кайнар котлыйм. Бүгенге якты, тыныч тормышыбыз өчен шул чорда Җиңүне якынайтуга көч куйган барлык сугыш, хезмәт ветераннарына рәхмәтемне җиткерәм. Яшьлек елларыгыз авыр сугыш елларына туры килсә дә, бүген сез бәхетле. Чөнки 70 ел дәвамында тыныч тормышта яшәп, хәзерге матур тормышны да күрә алдыгыз. Рәхмәтемне әлеге һәйкәлне төзүдә үзеннән өлеш кертүчеләргә, бу тупны кайтаруда тырышлык күрсәткән Александр Волковка, авыл җирлеге башлыгы Артем Козловка, аның командасына, агрофирма директоры Юрий Осиповка да җиткерәм, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл халкын бәйрәм белән котлау чыгышында.

Авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов авылдашларын бәйрәм белән котлады. Авыл халкы сугышта катнашкан авылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә виноклар, чәчәкләр салдылар.

Мәлки төп мәктәбе укучылары концерт куйды. Очрашу табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлкидә митин узды. Фоторепортаж