Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Сугыш вакытында Кайбыч колхозчылары акчасына төзелгән ПЕ-8 бомбардировщигын экипажга тапшыру тантанасында катнашучының берсе Кече Мәмедән булган. Митингтан фоторепортаж

Кече Мәме авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг мәктәп укучылары демонстрация белән мәдәният йорты янына килеп җиткәч башланып китте. Анда аларны авыл халкы- тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, урта буын кешеләре, яшьләр көтеп тора иде. Авылның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов та, орден- медальләрен чыңлатып, митингка...

Мәктәп укучыларының җиңүчеләр буынына рәхмәт сүзләре белән сугарылган чыгышыннан соң, бу якты дөньядан киткән ветераннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Батырларның исемен мәңгеләштерүче һәйкәлгә веноклар куйдылар. Күкрәгенә медальләр таккан чал чәле әби исә Җиңү символы- канәфер чәчәкләре букеты алып килгән.

- Бу букетны улым Сергейдан һәйкәлгә куярга дип Казаннан махсус алып кайттырдым. Минем ирем Иван Козин да сугыш ветераны иде бит. 1950 елның 20 апрелендә генә кайтты ул авылга, ә 26 апрельдә без өйләнештек тә инде. Матур гомер кичердек. 1985 елда вафат булды, - диде тыл хезмәтчәне Мария апа Козина.- "Кайбицкие зори" газетасында Бөек Ватан сугышында Кайбыч колхозчыларының ПЕ-8 бомбардировщигы төзү өчен 1 миллион 300 мең сум акча җыеп тапшырулары турындагы мәкаләне зур кызыксыну белән укып чыктым. Өстәге фотода самолетны экипажга тапшыру вакыты күрсәтелгән, анда безнең авылдашыбыз Наталья Яковлева да бар. Ул сугыштан соң Кайбычта прокурор булып эшләде. Сугыш чорында да эшләмәде икән әле? Шушы самолетның макетын Кайбычка ураштыруларына шатландым. Бу эшнең башында торучыларга рәхмәт.

Урамда солдат боткасы да пешергәннәр иде. Аны сугыш утын кичкән Александр Ершов иң беренче булып авыз итте.

-Солдат боткасының бүген пешкәне тәмлерәкме, әллә инде фронттагысы тәмлерәк идеме?- дип сорыйм ветераннан.

- Сугышта ачлы-туклы йөргәч, суда пешкән ул ботка иң затлы ризык кебек тоела иде безгә. Ә бүген карабодай ярмасыннан пешкән боткага ит тә күп салганнар, кишер, май-тозын да. Ничек тәмле булмасын иде инде ул! Яшь буын ризыкның кадерен белсен, сугыш күрергә язмасын аларга,- ди җавап бирде ул.

Ветеранга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткасын, тәмле күчтәнәчләрне башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләлре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин белән берлектә тапшырдык. Митингтан соң ветеранны, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларын бәйрәм табынына чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сугыш вакытында Кайбыч колхозчылары акчасына төзелгән ПЕ8 бомбардировщигын экипажга тапшыру тантанас...