Күңелле кичә
Борындык мәдәният йортында бәйрәмнәр уңаеннан әледән-әле төрле чаралар үткәрелә. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылган бай программалы тамаша безгә аеруча охшады.
Бу юлы программа үзенчәлекле иде, ул, иҗади якын килеп, һәркемне җәлеп итәрлек итеп төзелгән. Мәдәният йорты хезмәткәрләренә ярдәмгә гомуми урта белем бирү мәктәбе коллективы да тартылды. Уйланып төзелгән уртак программа һәрчак уңай нәтиҗәсен бирә. Иртән үк мәдәният йортыннан авыл урамнарына күңелле музыка яңгырый башлады һәм ул көн буена дәвам итте.
Тамашага килүчеләрне фойеда авыл җирлеге хезмәткәре Рамилә Җамалова һәм Рушания Насыйрова ягымлы йөз белән каршы алды. Һәр кешене бәйрәм табыны өстәленә кайнар коймак һәм татлы чәй эчәргә чакырып, ихлас күңелдән сыйладылар. Тамак ялгап алгач, авылдашлар залга узды. Биредә спорт уеннарының үткәрелү шаһиты булдылар. Уеннар чыннан да күптөрле иде. Бильярд уйнау, кече калибрлы винтовкада тирга ату, аркан тартышу, идәндәге матадан күтәрелү һәм башкалар.
Тамашачыларга аеруча кече калибрлы винтовкадан ату охшады. Бу уенда егермедән артык кеше катнашты. Уенны өлкәннәр башлап җибәрде, укучы балалар дәвам итте. Әлеге уенда өлкәннәр арасында җиңүче булып Ринат Сафин һәм Радик Хәйруллин, укучылардан Алмаз Гобәйдуллин, Алмаз Аблаизов һәм Булат Хуҗиннар танылды. Аларга бүләкләр бирелде. Спорт уеннары барганда, сәхнәдән авыл үзешчәннәре концертын карадык. Чаңгы ярышы урамда үткәрелде. Спорт уеннарында актив катнашып, призлы урыннар алучы укучылар Алисә Вәлиева, Ильмир Шәмсетдинов, Фирүзә Хуҗина, Рушан Хөснетдиновлар, Адиләләр булды. Алар да дирекция тарафыннан бүләкләнде. Тамаша ахырында бәйрәмгә килүчеләр тәмле шашлык белән сыйланды.
Ватанны саклаучылар көнен уздыру өчен мәдәният йорты директоры Ләлә Ярхәмова, китапханәче Алсинә Тимершина, мәктәп директоры Рамил Гарәфиев һәм физкультура укытучысы Хәмзә Юнысов иҗади хезмәт куйган. Бу чараны оештыручыларга зур рәхмәт, аларга ныклы сәламәтлек, алдагы эшләрендә уңышлар телибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 июнь 2022 - 18:13Кайбычлылар быел да Урмай Сабантуенда гөрләтеп кайтты Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация – район Советы, башкарма комитетында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, авыл үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар барды.23800
-
24 июнь 2022 - 09:52“ЭкоЯз – 2022” акциясенең район этабы җиңүчеләре бүләкләнде Район Советының видеозалында “ЭкоЯз - 2022” республика акциясенең район этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.11700
-
24 июнь 2022 - 07:56Кайгы утларына салып, арабыздан мәңгелеккә китеп бардың... Мәлки авылында гомер иткән кадерле әниебез Роза Хафиз кызы Захарованың гомере өзелде.78900
-
24 июнь 2022 - 07:49АК БАРС ИМИНИЯТ компаниясенә рәхмәт хаты Узган елның декабре һәм бу елның гыйнвары, башка елларга караганда, кырысрак булып чыкты. Кар да күп яуды. Ә яз көне, шул сәбәпле, ташулар нәтиҗәсендә күп кенә шәхси хуҗалыкларны су басты.21300
-
22 июнь 2022 - 15:28Кайбыч ягы музее яңа экспонатлар хисабына баеды Кайбыч ягы музеена Борындык авылында туып үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшидә Хәйруллинаның кызы Нурия, энесе Габделбарый гаиләләре белән килде. Максатлары – музейга әниләренең фронтта төшкән фотоларын, орден-медальләрен тапшыру.18100
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!37000
-
17 июнь 2022 - 06:16Ак Барс Иминият компаниясе «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ – Татарстан Республикасы үсешенә 15 елдан артык өлеш кертүче динамик үсештәге төбәк компаниясе. Компаниянең Татарстан буенча 42 өстәмә һәм операцион офисы һәм РФ буенча 5 офисы бар. Компания иминиятнең классик риск төрләре буенча комплекслы хезмәт күрсәтә. Бердәнбер акционер - «АК БАРС» БАНК ГАҖ.23200
-
16 июнь 2022 - 13:33«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео Яңа чыгарылыш йөклелек хакында.22300
-
12 июнь 2022 - 22:22Кушкүл Сабантуенда Дөресен әйтик, Хуҗа Хәсән якларына яңа инвестор килгәч, мондагы Сабантуй элеккеге “Гөбенә” агрофирмасындагы кебек югары дәрәҗәдә узармы икән, дигән шик булды. Әмма ул урынсыз булып чыкты. Кушкүл авылы янындагы яшел тугайда узган бәйрәм оештырылу ягыннан да, бүләкләре белән дә узган елдагылардан бер дә ким түгел иде.57000
-
12 июнь 2022 - 22:08Ябалак авылында Сабан туе гөрләде Ябалак, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы авылларын берләштергән Сабан туе халык уеннарының үзенчәлекле булуы белән аерылып тора.82700
-
6 июнь 2022 - 10:10Федоровское авылында яшәүче өч гаилә 30 сутый мәйданда агач утырткан Федоровское авылы яныннан узучы трассадан ерак булмаган урында әле берничә ел элек кенә яңа урам барлыкка килде.20800
-
6 июнь 2022 - 10:06Эшмәкәрлеккә юл ачык Буа шәһәрендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга багышланган зона киңәшмәсе узды. Мондый киңәшмәләр 2010 елдан бирле үткәрелеп килә һәм ул матур традициягә әйләнде.17500
-
3 июнь 2022 - 14:18Кайбычның үзешчән шагыйрәләре шигърият өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып сөйләште Шигырь язу җиңелме? Ул кайчан һәм ничек туа?14100
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
22 июнь 2022 - 15:26Дәүләт бүләге батырның туган авылына кайттыОлы Подберезье авылында яшәүчеләр бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янына җыелды.46100
-
25 июнь 2022 - 18:13Кайбычлылар быел да Урмай Сабантуенда гөрләтеп кайтты Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация – район Советы, башкарма комитетында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, авыл үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар барды.23800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика