Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Күңелләрдә сакланыр бу бәйрәм

    Нәүрүз - төрки халыкларның кышны озату, язны каршы алу бәйрәме. Ул 21-22 мартта билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләр теләкләрен Нәүрүзгә әйтеп калырга ашыккан, ярышлар үткәрелгән, уен-җыр булган.

    Бу традицияне дәвам итеп, без, Кайбыч мәктәбе укучылары, килгән кунаклар, әти-әниләр Яз бәйрәме Нәүрүз көнен билгеләп үттек. Нәүрүзбикәбез чигүле сөлгеләр белән бизәлгән җиңел автомобильдә килеп, бәйрәмгә ямь өстәде.

    Бу кояшлы, язгы бәйрәм көнне канатлы дусларыбызны да онытмадык: "Иң ях­шы кош оясы" дигән конкурс та бик кү­ңел­ле үтте. Көн дәвамында уен, җыр-моң тынмады. Бәйрәмебез ахырында Үзбәкстаннан килгән кардәшләребез табын корып, бик тәмле пылау пешереп, пешекче апаларыбыз камыр ашлары белән сыйлады. Бу бәйрәм күңелләребездә озак сакланыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: