Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • БӘРЛЕБАШЫ ДА ҮСЕШТӘ

    Олы Кайбычка барган саен район үзәгенең көннән-көн матурлана баруына, чәчәк атуына куанып кайтам. Аны үзебез укып йөргән, шунда эшләгән еллардагы чор белән чагыштырам. Әгәр район кайтмаган булса, бу кадәр үзгәрешләр булмас иде.

    Авылларыбыз да район үзәгеннән калышмый яңара. Безнең Бәрлебашы гына да соңгы елларда никадәр матур үзгәрешләр кичерде. Авылга кадәр килгән асфальт юлдан мәркәзебез Казан шәһәренә бара торган автобуслар йөреп тора. Авылыбыз эченә таш юл түшәлгән. Фермада эш гөрләп тора, быел гына мәктәпкә капиталь ремонт үткәрделәр, сокланып туймаслык яңа спортзал ясадылар. Өебездәге краннардан чишмә суы ага. Яшьләребез дә авылда күпләп кала. Безнең урамда гына да быел ике йорт төзиләр, нигезен көздән салдылар. Авылыбызның тарихы, бүгенгесенә багышланган "Бәрлебашы - чорлар юлдашы" дигән китап та чыкты. Гаиләбез белән яратып укый торган "Кайбыч таңнары" газетасыннан күренгәнчә, бездә генә түгел, райондагы барлык авыллар да яңарыш кичерә. Республика буенча да яңадан-яңа үрләр яулый Кайбыч.

    Туган төбәгебез - Кайбыч районы белән үзебезнең авыл егете Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелек итүе безнең өчен аеруча зур горурлык. Авылдашлары аңа бик рәхмәтле. Кечкенәдән эшләп үскән егеттә тырышлык сыйфатлары балачактан ук килә. Лидерлык - Ходай Тәгалә­дән бирелгән сәләт, минемчә, кешеләрне ярату, аларга булышасы ки­лү теләге дә ул. Районыбызның елдан-ел яңа биеклекләргә күтәрелүен, илгә-көнгә тынычлык, барыбызга да сәламәтлек телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: