Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Чүтидән Нурсайлә Чикиева оныкларын һәм балаларын бәлешләр белән каршылый

Әни... Бердәнбер, иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең. Авырып, сырхауланып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да, әни каршына йөгереп киләбез.

Әни - безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз ул.

Мин сезгә үземнең кадерле әнием турында гына түгел, ә яраткан әбием турында да сөйләп китәргә телим. Алар хакында иң матур, иң якты сүзләр генә сөйләп була. Әбием Нурсайлә Моряк кызы Чикиева Чүти авылында дөньяга килә, ә өч елдан аның җан сердәше Наҗия апа туа. Хәзерге вакытта без аларның балачаклары ничек авыр һәм кыен булганын күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул дәвернең никадәр авыр булганын әбием искә алган вакытта яшьләнгән күзләреннән аңлап була. Ә бит аларны әниләре Миңбану ялгыз олы тормыш юлында сынмыйча-сыгылмыйча яшәргә өйрәткән. Минем фикеремчә, милләтебезнең мондый сабыр һәм тырыш хатын-кызларына алтыннан һәйкәл куярлык.

Әбием кече яшьтән колхозда эшли. Кияүгә чыккач, каенанасы белән яхшы мөгамәләдә яши. Бабам Касыйм белән әбием Нурсайлә авылда гына түгел, бөтен тирә якта да сокланып туймаслык пар иде, һәм аларның мәхәббәт җимешләре булып, берсеннән-берсе уңган уллары Хасип һәм Хатип бик чибәр ике кызлары Люция, Алсу дөньяга килә. Кызганычка каршы, 2002 елда бабабыз вафат булса да, әбиебез үзендә яшәрлек көч таба алды, чөнки ул бик сабыр холыклы һәм акыллы. Әбиебезнең терәге булып, янәшәсендә олы улы Хасип яши, шулай ук Хатип абый белән Алия җиңги шушы авылда үз тормышларын корып җибәргән. Ә Люция апа белән Тәлгать җизнәбез уллары Руслан белән Мәскәү шәһәрендә гомер итә, ә әти-әнием Рифкать-Алсу Канаш шәһәрендә яши. Баласын очырган кош кебек, терле якларга җибәрсә дә, яхшы тәрбия алган апа-абыйларым, әти-әнием, һәрвакыт бергә җыелып, күмәкләшеп, әбиемнең хәлләрен белеп тора. Үзенең балаларына гына түгел, Нурсайлә әбием кияү-киленнәренә дә бик мәрхәмәтле. Әтиемне генә алыйк, ул әниемнең туган йортына үз өенә кайткан кебек сагынып кайта, чөнки әбиебез аны, ә әтием әбиемне бик хөрмәт итә.

Сабырлыгы белән генә түгел, әбием нечкә күңеллелеге, безнең хакта борчылуы белән дә таң калдыра. Мәктәпне тәмамлап, чит шәһәргә - Казанга югары уку йортына белем алырга киткән чакта кайнар күз яшьләре белән озатып калган иде. Хәзер дә, аннан еракта вакытта әбиемне сагынам. 76 яшендә булуына карамастан, ул һаман кызлар кебек әле. Җәйләрен минем белән урман-болыннарда - җиләк, көзләрен калын урманнарны иңләп-буйлап - чикләвек, гөмбә җыйганда җитезлегенә сокланып туя алмыйм.

Дөньямның куанычының тагын берсе - кадерле әнием. Гаиләдә төпчек кыз булгангамы, ул бик чая һәм хәйләкәр. 17 яшендә мәктәпне бетереп, Мәскәү каласына китеп белем алган. Аңа бик күп егетләр күз атсалар да, әниемнең йөрәге бары тик әтиемә карата гына чын мәхәббәт хисләре белән тулып типкән! Ни генә кичерсәләр дә, нинди генә авырлыклар аша үтсәләр дә, алар әле бер-берсенә тугры булып, иңне-иңгә куеп, пар күгәрченнәрдәй тормыш юлын үтәләр. Бүгенге көндә әнием авыр һәм җаваплы сатучы-кассир эшендә армый-талмый хезмәт куя. Ул үзен дә, безне дә, гел карап, чиста-пөхтә йөртә. Аның белән кая гына барсак та, әниемнең һаман яшь калуына сокланып, безне апалы-сеңелле, я дуслар дип уйлыйлар. Ә бит, чыннан да, әнием минем өчен иң яхшы дус, киңәшче. Никадәр генә еракта булсам да, күңелемдәге кичерешләрне тоеп, аңлап яши. Әнием минем өчен генә түгел, таныш-белешләргә дә яхшы терәк. Ә иң мөһиме - ул әтиемә яхшы хатын. Әйләнә-тирәдәгеләр һәрвакыт безнең арадагы җылы хисләргә соклану белдерә. Киң күңелле булганга, ярдәм сорап килгәннәрне дә кире бормый әнием. Кеше хәлен аңлап, аңа киңәш бирү өчен күпме көч һәм игътибар кирәк бит! Студент елларымда университетта укып, шул ук вакытта Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә эшләп үткәрәм. Күптөрле эш юнәлешләрен берләштерү өчен шактый көч таләп ителә, ләкин әти-әнием ярдәме белән бар авырлыкларны да җиңеп чыгарга үземдә көч таба алам. Шуңа да туган ягыма кайту - минем өчен чиксез бәхет ул. Әти-әниемнең җылы карашы, әбиемнең тәмле бәлешләре һаман үзенә тартып тора.

Шушы матур һәм бәхетле тормышым өчен мине җил-яңгырдан, төрле казалардан саклаган әти-әниемә, үзенең олы җанлы, киң күңеллелеге белән безне өзелеп яратучы әбиемә һәм барлык туганнарыма чиксез рәхмәтемне җиткерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүтидән Нурсайлә Чикиева оныкларын һәм балаларын бәлешләр белән каршылый