Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кайбыч халкы Фирдүс Ибәтуллинны юксына

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан арабыздан вакытсыз киткән якташыбыз Фирдүс Юныс улы Ибәтуллинны җылы сүзләр белән искә аласы килә.

Фирдүс Ибәтуллин Олы Кайбыч авылында туып-үсә. Хәрби һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итеп, чибәр, ыспай егет булып туган авылына кайта. 1982 елда шофер булып эшкә урнаша һәм гомеренең соңгы минутларына кадәр рульне кулыннан ычкындырмады. Туксанынчы еллар башында Фирдүс автобус шоферы булып эшли башлый. Район халкы, бигрәк тә ерак авылларда яшәүчеләр, җиңел сулап куя, чөнки шәһәргә бару күпкә уңайлаша. Әти-әниләрен күрергә һәм булышырга кайткан балалар, өйдә тагын бер төн куна алучы студентлар, курыкмыйча юлга чыгалар иде. Чөнки беләләр: Фирдүс абыйлары беркайчан да рейска чыкмый калмый һәм берәүне дә юлда калдырмый. Көн саен таңнан торып, һава торышы нинди булуга карамастан, яңгырмы, буранмы, салкынмы, ул пассажирларын көтте. Һәрвакыт елмаючан, ягымлы, кешелекле булды. Шәһәргә балалары янына бара алмаган күпме аналарның гозерләрен үтәде. Алар Фирдүс аша акча, әйберләр җибәрәләр иде. Беркемгә дә "юк" димәде. Кемдер автобуска соңга калып, шалтыратып көтүне үтенсә, ул аларны да тыңлады. Аның телефоны һәрвакыт кабынган булыр иде. Ул үз эшен, халкыбызны, Кайбычны яратты! Фирдүс безнең өчен тырышып, үз эшен җаваплылык тоеп, намус белән башкарды!!!
Пассажирларын пычрак автобуска утырту аның дәрәҗәсен төшерә иде сыман. Шуңа да автобусы һәрвакыт чиста-пөхтә булды. Кешеләргә юлда җайлы булсын өчен тырышты. Автобусны оста, җиңел йөртә иде. Ашыкмыйча гына барган кебек булса да бик тиз илтеп җиткерә, чөнки үз эшенең остасы, профессионал иде.
Күпме еллар эшләү дәверендә бер җитди авария ясамады. Автобусы һәрвакыт төзек, вакытында ремонтлаган булды. Гомеренең соңгы көнендә дә, авыр хәлдә булуына карамастан, үзенең пассажирларын Казанга исән-имин китереп җиткерә алды. Фирдүс үзенең һөнәри һәм кешелек бурычын тулысынча үтәде!!! Аны соңгы юлга озатырга бик күп кеше җыелган иде. Халык аңа хезмәте, кешелеклелеге өчен хөрмәтен һәм рәхмәтен шулай белдерде. Безнең районда "Кайбыч-Казан" автобусы шоферы Фирдүс Юныс улы Ибәтуллинны белмәгән кеше юк.
Фирдүс, без сине онытмыйбыз! Безнең барыбыздан да, соңга калып булса да, әйтелмәгән рәхмәтләребезне кабул ит. Синең турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!
Синең пассажирларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев