Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Безгә язалар

Юл һәлакәтендә Борындык авылында туып-үскән 38 яшьлек Рафаэльның гомерен өзә, ләкин бу кайгы-хәсрәтнең башы гына була. Хатыны Рушанияне һәм ике улын да аяусыз язмыш мәңгелеккә алып китә

Һәрбер ана баласын үз бәхете белән тудыра.

Төннәрен-көннәрен йокламый, гомерен, саулыгын шул газиз баласына багышлый. Ләкин бәхет һәм озын гомер бөтен кешегә дә тәтеми шул. Тормыш булгач, ачы җилләр дә исә, ишеп яңгыр да ява, елмаеп кояш та чыга...

Гомер савытлары тулып аккан көннәр, миңа калса, күбрәк буладыр. Һәркем моны үз халәтеннән чыгып әйтә ала. Юк, мин үземне бәхетсез дип әйтә алмыйм, бик бәхетле, Аллаһка шөкер, гаиләм, тормыш иптәшем, ике кызым, ике киявем, оныкларым бар. 

Дөрес, безгә тормыш җиңел бирелмәде. Ләкин бәхет ачкычлары үзебезнең кулда бит. Ничек башлап җибәрәсең, үзеңнең алдагы тормышыңны ничек итеп күрергә телисең — шулай максатлар куеп, әкренләп, вак-вак адымнар белән тормыш бусагасын атлыйсың.

Төрле вакытлар булды, юклык та, акчасызлык та. Төннәр буе мендәргә серләрең сөйләп, үксеп-үксеп дөньясын каһәрләгән чаклар да булмады түгел. Шулай да балалар хакына, гаиләм барәбәренә, Раббым хакына үземдә яшәргә көч таба алдым. Хәзер генә ул, олыгайгач, ул чаклардагы вак-төяк кайгы-хәсрәтләр авырлыгын югалткан кебек тоела. Шулай да без, совет чоры балалары һәм дә әти-әниемнең дөрес тәрбиясен алган бала буларак, бу баткаклыктан чыга алдым, сынмадым-сынатмадым. Балаларыма, оныкларыма да шушы тәрбияви ысулларны аңлатырга тырышам.

Ярый, үзем турында күп яздым инде. Сөйлисе килгән сүзем олы киявем турында иде бит. Аның гаиләсенең ачы язмышы турында.
Киявем Радик, хәрби операция башлангач, башка ир-егетләр кебек, Ватан алдындагы бурычын үтәргә дип, ерак юлга кузгалды. Без — гаиләсе, туганнары, кодагыйлар, бик зурлап, хөрмәтләп аны хәрби хезмәткә озаттык. Бу ничек шулай килеп чыкты соң?! Уйламаганда-көтмәгәндә?! Бер атна эчендә кабул ителгән карар булды, дисәк тә була. Хатыны Регина — минем олы кызым, кызлары Реана һәм Милана, башта әтиләрен шаярта дип кенә кабул итте. Кая ул, ир кеше ныклы уйлап эш итсә, аны инде туктатам димә... Тормышларын да җайга салганнар иде бит югыйсә, бөтен нәрсәләре җитеш, фатир, машина, кием-салым, ашау-эчүгә дә акча җитәрлек иде. Кисәк кенә нәрсә булды соң бу малайга дип аңыбызга килгәнче, ул инде контрактны төзеп кайтырга да өлгерде... Иә, Ходай, тагын ниләр күрәсебез бар икән, дисәк тә, кем әйтмешли, башны ташка орсак та соң иде шул. Безгә, хәер-фатыйхабызны биреп, улыбызны озатырга гына калды.

Нигә болай борчыласыз дип сорасагыз, сәбәп бар иде шул... Быелгы елның гыйнвар аенда гына ирем Илдарның энесе Маратны җирләгән генә идек. Ул да махсус хәрби операциядә булды, бер ай дигәндә үк яраланып госпитальләрдә ятты, алга таба да тернәкләнеп китсен өчен бер айга өйгә җибәрделәр.

Ләкин тынгысыз җанлы Маратыбыз, бераз хәле яхшырырга да өлгермәде, янәдән букчасын асып сугышка китеп барды... Шушы китүдән эзсез югалды балакай, хәбәре дә булмады. Без аны бер ел буе, бәлки кайтыр — менә кайтып керер дип көттек, сагышларга баттык... Ахыры хәерле булмады... 47 яшендә энебез салкын җир куенына кереп ятты. Күпме яшәлмәгән гомер, якты көннәр, бәхетләр чәлпәрәмә килде...

Шуңа күрә дә, улым Радикның шушы куркыныч та, сагышлы да юлны сайлавы безне шомга салды.
Казан, тимер юл вокзалы... Сәгать иртәнге алты... Сызылып кына алсу таң ата, кояш та ул көннәрдә үзенең җылы нурларын кызганмыйча сипте... Кызыл борынлы, аксыл-күк төсендәге поезд, сызгырта-сызгырта, вокзалга — безнең каршыга килеп туктады. Аерылышу минутлары авыр булды, шулай да улыбызның күңеленә авыр булмасын дип, еламаска тырыштык, теләкләр теләп, исән-сау кайтырга язсын диеп, кул болгап озатып калдык.

Иии, балам, акыллы да, сабыр да бит син... Йөзең көләч булса да, күзләреңдә сагыш. Беркайчан да кешегә начарлык теләмисең, күңелең изге, уйларың якты. Язмыш сине бездән аерып алып китте, ярты йөрәгебез синең белән китте бугай... Барыбыз да боегып калдык, гаиләң, кызларың, хатының үзләренә урын таба алмыйча интегә, шулай булмыйни, гаиләдә бердәнбер ир-ат идең бит син, таянычлары, ышанычлары бит син аларның. Безгә дә бик күңелсез синнән башка, улым. Ялларда шау-гөр килеп кайтып керер идегез, ә хәзер тынлык...

Юк-юк, болай сагышланып утырырга ярамый, без һаман сиңа дога кылабыз, теләк телибез, явыз дошманнарны җиңеп безнең янга кайтуыңны телибез, улым!

Әйе, сүз башы, алда әйтелгәнчә, улым-киявем Радикның әти-әнисе, энекәшләре язмышы турында сөйләмәкче идем. Шулай, язмыштан узмыш юк. Бөтен, тулы гаиләдән бер уллары Радик кына исән.

Кодагыем Рушания һәм кодам Рафаэль, башка парлар кебек, яшьлек таңында очрашып, сүз куешып, яратышып матур гаилә корып җибәрә. Алар икесе дә Борындык авылы кешеләре иде. Яшь гаилә бер йөрәк булып яши башлагач, озак та уйлап тормыйча, җылы якка — Үзбәкстанга китәргә карар кылалар.

Тора-бара киләчәктә дә бәлки монда гына торып калырбыз әле дисәләр дә, янәдән туган якка кайталар, чөнки Рафаэль чит илне якын итә алмый, сагынуга чарасы калмый бичараның... Җылы якны бик үз итсә дә, яшь хатыны ризалашмый булдыра алмый. Анда торган вакытта уллары Радик та дөньяга аваз сала. Азмы-күпме торганнан соң, кечкенә улларын күтәреп, яшь гаилә туган якларына юл тота. Кайтып, Колаңгыга төпләнәләр, эшкә урнашалар, алда бары бәхетле тормыш кына көткән кебек тоела. Рушания кодагый бер-бер артлы тагы ике ир малай тудыра, шатлыклы көннәр белән гомер әкрен генә тәгәри сыман... Балалар әкренләп үсә, чыныга, спорт белән шөгыльләнәләр.

Ләкин язмышның мәкерле уклары караңгы почмакта саклап торган диярсең. 2002 елда 38 яшендә әтиләре Рафаэль юл һәлакәтенә эләгеп һәлак була. Бу кайгыны Рушания дә, балалар да бик авыр кичерә. Ул вакытта яшәү чылбыры өзелгән кебек була. Шулай да тормышны дәвам итәргә үзендә көч таба кодагый. Өч ир-малай күзенә мөлдерәп карап тора. Ул аларга әти дә, әни дә булып кала. Тешен, тырнагын кысып, кайгыны эченә йотып, Рушания үзен балаларына багышлый. Ялгыз аккош кебек, бер канатсыз калса да, сер бирми.

Ләкин бу кайгы-хәсрәтнең башы гына була. Алда кодагыйны тагын да кара көннәр, төннәр көтә. 2005 елда уртанчы улы Ранил, кисәк кенә авырып китеп, дөнья куя. Ә бит бала әле тугызынчы класста гына укыган була. Әтиләре үлгәненә өч ел дигәндә, тагын зур бәла. Үз балаңны гүргә иңдерүдән дә авыр хәсрәт буламы икән? Ана йөрәге ничек түзгәндер, бер Аллаһ кына белә.

Ранил шук, актив, хәрәкәтчән, ярдәмчел булып үсә. Мәктәптәге бөтен төр ярышларда катнаша, ул елның маенда район ярышларында көрәш буенча икенче урынны алган була. Ә 26 июньдә үлем тырнагы аны газиз әнисеннән тартып ала. Казан табиблары да баланы коткарып кала алмый. Яшь гомернең тәкъдиренә шулай язган булган күрәмсең. Абыйсы Радик, энесе Инсаф та бу югалтудан айный алмыйча гаҗиз булалар. Нечкә билле, чандыр гәүдәле, кара озын толымлы Рушания бу көннәрдә кара күз яшьләрен күп коя. Гаилә өчен сагышка баткан соры төннәр-көннәр башлана. Ялкын булып йөрәге телсә дә, кодагыйга тормыш бураннарына бирешмичә яшәргә кирәк була. Ранилен сагынып, юксынып гомер итәргә өйрәнә ул. Калган балалары өчен, Колаңгыдагы йортын сатып, матур табигатьле Борындык авылына күченә. Чөнки ул, бәлки бу йортта миңа бәхетле тормыш язмагандыр, дип уйлый. Туган авылыннан җыйнак кына матур бер йорт сатып ала. Шушы йортка ремонт ясап, рәткә китереп, Радик һәм Инсаф белән гомер кичерә башлый. Сатучы булып эшкә урнаша. Озак еллар шунда хөзмәт күя.

Менә олы улы Радик та буй җиткезә. Мәктәпне тәмамлап, техник белем ала. Алар минем кызым Регина белән Федоровское мәктәбендә беренче класстан алып бергә укыды. Шул вакыттан бирле дус булып, яшьлек таңын бергә каршыладылар. Мәңге бергә булырга дип сүз куештылар һәм, безнең хәер-фатыйханы алып, гаилә корып җибәрделәр. Радик, сөйгән ярын алып, Казанга китте. Шәһәрдә төпләнеп калырга ниятләделәр. Башта беренче кызлары Реана — безнең яраткан оныгыбыз дөньяга килде. Тагын биш елдан, кече энесенең копиясе булып, Милана туды. Шулай безнең матди һәм рухи ярдәмне тоеп, яшь гаилә матур тормыш дулкынында йөзә башлады. Без, кода-кодагыйлар, оныкларыбызны сөеп туя алмыйбыз, балаларыбызга рәхмәт укып гомер кичерәбез. Яшьләр эшлиләр, балалар үсә.

Әй, дөнья! Буялган йонга! Йонга түгел, мамыкка! Мамыкка гына төренеп яшәргә язмаган икән Рушаниягә. Аяз көнне яшен суккандай, тагын бер начар хәбәр безне бөтенебезне аяктан екты... Кодагый больницада чираттагы тикшеренү үтеп йөргәндә, анда яман авыру эзләре таптылар. Башка сыймаслык хәлләр! Ничек, нигә? Кем алдында нинди гаебе, нинди гөнаһлары бар? Картаймыш көнендә, ялга чыгып, балалар-оныкларның рәхәтен, игелекләрен күреп яшәргә дә яшәргә иде дә бит. Юк шул, язмаган булган, күрәмсең. Табиблар төгәл биш ел гомере калган, дип мөһер суга.

Бетмәс-төкәнмәс эшләр белән бергә, больница юлларын таптау башлана. Барган саен өметен өзмичә, балалары өчен һаман да яшәргә тырмаша Рушания. Елдан-ел хәле начарланса да, сиздермәскә тырышты, түзде, кайгысын эченә йотты. Аның сабырлыгына таң калырлык иде. Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәсенә генә шундый сынауларны өеп бирә дип әйтәләр бит, чыннан да шулай ахры.

Кодагыйның өй капкасын тагын бер кайгы килеп шакыды. Кече улы Инсафта да яман авыру таптылар! Юк, юк, җитте, булды, тагын күпме түзәргә? Ярар, үзе, нигә соң яшь балага шундый ачы язмыш? Аңа бит әле яшисе дә яшисе, гаилә корып, озын гомер итәсе. Аналы-уллы икесе дә еллар белән бергә кипте, суырылдылар. Башта Рушания мәңгелеккә дип күзләрен йомды, өч елдан Инсаф әнисе артыннан китте. Ә бит балага 26 яшь кенә иде.
Радик белән Регина әниләрен, үзләренә Казанга алып, соңгы сулышын алганчыга кадәр карап, кадерләп озаттылар.

Менә шулай, нинди аянычлы язмыш язган булган кодагый гаиләсенә. Минем киявем — улым Радик шушы зур, тату гаиләдән берүзе утырып калды. Ничекләр генә түзә икән баланың йөрәге?! 36 яшендә барысын да югалтты: әти-әнисен, энекәшләрен. Авыр, бик авыр балама. Аның бердәнбер терәге булып гаиләсе һәм без калдык. 

Үзе зур ир-егет булса да, күңеле нечкә аның. Тормышның кадерен белә, ачысын бит үзе татыды. Син игътибарлы, һәрбер сүзне үлчәп кенә сөйли беләсең, һәрбер тотынган эшеңне җиренә җиткереп башкарасың. Безгә карата да бик йомшак син — «Әти-әни» дип кенә торасың, мең рәхмәт, балам, шушы сайлаган авыр юлыңны җиңеллек белән үтеп, илебезгә җиңү белән кайтырга насыйп итсен иде! Ике яктан иңнәреңдә фәрештә булып — ике кызың, ике йолдызың — сине бәла-казалардан сакласын! Безгә дә исән-сау булып сине, шатланып, ниһаять, «бәхет кошын тотып», каршы алырга язсын!

Хикәямне гайбәт итеп түгел, гыйбрәт булсын өчен яздым. Бирелгән тормышны намус белән яшәп, исәнлекне саклап, тормыш китабының битләрен саргайтмыйча, якыннарның кадерен белеп гомер кичерик!

Сөембикә Натфуллина,
Федоровское

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев