Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Урсак урман хуҗалыгы бистәсендә яшәүче Саимә әби кулыннан ник дисбе төшерми?!

Урсак урман хуҗалыгы бистәсендә яшәүче Саимә әбине ничә күрсәң дә, кулында дисбе булыр. "Саимә әби, кулыгыздан төшермисез дисбене, хикмәте бармы әллә аның?" - дигән идем, ул: "Берәр җиргә ялгыш кына куйсам да, башым авырта, эчем поша башлый. Шуңа ул минем кулымнан төшми, һәрчак үзем белән йөртәм. Куярга туры килгәндә исә,...

Туксанга җитеп килүче Саимә әби Сөнгатуллинаның хәтеренә күз тимәсен, үткәннәрне ялгышмыйча сөйли:
- Әле Рушанияләр мал суйдылар, ит китереп китте. Үзебез дә терлексез тормаган. Сыер да асрыйбыз. Рушания кызым гаиләсендә дүрт сыер бар. Машина белән генә савалар, - диде ул. - Әй рәхәт заманалар китте, тормыштан туеп булмый рәхәт, бик рәхәт. Ашарга-эчәргә бөтен нәрсә бар. Элекке заманнар кире кайтмасын. Ач-ялангач елларымны бер дә сагынмыйм.
Саимә әби Кече Кайбыч авылында туып-үсә. Тормыш иптәше Шәүкәт абый белән дүрт кыз, бер ул үстерәләр. Кызганыч, Шәүкәт абый 32 ел урманчы булып эшләп, 55 яше тулар-тулмас дөнья куя.
- Ирем Шәүкәт бик акыллы булды. Кызларым да туган нигезгә эзне суытмый, кайтып кына торалар. Гүзәлиямне кызганам, мине карарга кайтып, кияүгә дә чыкмый калды. Калган кызларым бик әйбәт тормыш итеп яталар. Улым да үзем белән яши, Урсак урманчылыгында пилорамда эшли, - диде ул.
Ташкенттагы кызы Рузалия Саимә апаны сагынып ел саен кайта. Төрле шифалы үләннәр җыеп, кунак булып, әнисен тәрбияләп китә. Апасы Рушанияләргә дә күчтәнәчләр алып кайта икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урсак урман хуҗалыгы бистәсендә яшәүче Саимә әби кулыннан ник дисбе төшерми?!