Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ветеран-укытучы Әлфия Закирова Олы Кайбыч урта мәктәбендә эшләгән еллардагы хатирәләре белән уртаклаша

    Мин Олы Кайбыч авылында туганмын. Сугыш тәмамланган елны -1945 елның сентябрендә данлыклы Олы Кайбыч мәктәбенә укырга кердем. 1955 елда унынчы классны өчәү - Илдус, Фәридә һәм мин тәмамладык.

    Сатмыш, Борындык һәм башка авыллардан килгән югары класс укучылары тулай торакта яшәп укыйлар иде. Бүлмәнең бер ягында укулар бара, икенчесендә - тулай торак. Белем йортын тәмамлап, шактый вакыт узгач, эшкә үземнең мәктәбемә килдем. Казан дәүләт педагогия институтының 3 курсын тәмамлагач, география дәресләрен укытырга бирделәр. Ул вакытта мәктәпне Моисей Ахметов җитәкли иде. Олы Кайбыч мәктәбенең Күчмә байрагын алган чаклары иде бу. Шушында 2002 елның маена кадәр география фәнен укыттым.

    Мәктәп коллективы ветеран укытучыларны һәр бәйрәм­гә диярлек чакыра, зур рәхмәт аларга. Барган саен мәктәбебезне күреп шатланам: елдан-ел матурлана, яңа мөмкинлекләр тудырыла. Безгә андый шартларда эшләргә насыйп булмады.

    Уку класслары берничә бинада урнашкан иде. Һәрберсенең аерым атамасы бар: югарыда урнашкан бина - "Камчатка", икенчесенә сыйныфташым Фәридә "Сахалин" дип исем кушты. Бер кулга букча, икенчесенә аяк киеме, класс журналы кыстырып, сыйныфларга йөгерә идек. Мәктәпнең гомуми торагында укучылар саны 140ка җитте, мине өлкән тәрбияче итеп билгеләделәр. Уку ике сменада оештырылган, кичке педсовет утырышлары сигездә башланып, унбергә кадәр дәвам иткән чаклар булгалады. "Яңа мәктәп кайчан төзелер икән, салкын булса да, бер генә урында эшләсәк, түзәр идек әле", дип хыялланган вакытлар әле дә хәтеремдә. Ходай ишетте булса кирәк, бер көнне мәгариф министрының төзелеш эшләре буенча урынбасары В.Закиров һәм Апас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гыйльфанов килделәр. Сүз мәктәп төзү турында барды. Кичен министрлык вәкиле белән укытучы Григорий Федоров фатирында очраштык. Ул вакытта "Правда" колхозында Мансур Закиров рәислек итә иде. Бу очрашуда мин дә катнаштым. Министр урынбасарының сүзләре бүген дә исемдә: "Сез салыгыз гына, безнең акча бар, сатып алабыз!" - дип ышандырды ул Мансур Закировны. Олы Кайбыч авыл Советы рәисе һәм "Правда" колхозы җитәкчелеге проект төзү артыннан йөри башлады. Ул вакытта төзелеш материаллары табу җиңелләрдән булмады: Албаба станциясендәге складка такта кайтамы, башкасымы - тиз арада кулга төшерү ягын кайгырттылар. Акча табу да җиңел булмагандыр, чөнки мәктәп бинасы озак төзелде. Төзелеш Апасның ПМК-972 белән берлектә эшләнде.

    Мәктәпне ачу тантанасына Мәгариф министры Р.А.Низамов үзе килде. ПМК-972 "Татсельхозстрой" җитәкчелеге Мансур Закировны һәм Р.Низамовны Мактау кәгазе белән бүләкләде. Кайбыч урта мәктәбе укытучылары, укучылары төзелештә күп эшләде, директорыбыз Рәхмәтулла Биктаһиров та күп көч түкте. Бөтен мөмкинлекләре булган кабинетларны бер түбә астына туплаган мәктәп бинасы әнә шулай сафка басты. Өстебезгә матур костюм, аякка заманча туфли киеп йөрергә мөмкин булды. Бу безнең өчен бик зур шатлык иде, чөнки иске мәктәптә киез итек киеп йөрдек.

    Авырлыклар артта калды, мәктәп бинасын, тирә-юнен хәзер танырлык та түгел. Укытучыларга шатланып эшләргә дә эшләргә. Үзем хезмәт иткән елларны еш искә алам. Мәктәптән тыш эшләрне оештыручы булып ун елдан артык эшләү дәверендә пионер, комсомол оешмалары эчендә кайнадык. Гомумән, тырышып эшләдек без, матур нәтиҗәләргә ирешү хакында гына уйладык. Үткәргән бәйрәм чараларына ветераннарны, колхоз алдынгыларын чакырмый калмый идек. Колхоз рәисе Мансур Закиров белән авыл Советы рәисе Фәйрүзә Миндубаева һәр чарада катнаша иде. Архивымда шул елларның истәлеге булган фотолар да саклана.

    Мәктәбемнең 85 еллыгы! Искиткеч вакытлар... Без, ветеран укытучылар, директор Алия Биккулова җитәкчелегендәге мәктәпнең, 70-80 еллардагы кебек, гөрләп торуын телибез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: