Ветеран-укытучы Әлфия Закирова Олы Кайбыч урта мәктәбендә эшләгән еллардагы хатирәләре белән уртаклаша
Мин Олы Кайбыч авылында туганмын. Сугыш тәмамланган елны -1945 елның сентябрендә данлыклы Олы Кайбыч мәктәбенә укырга кердем. 1955 елда унынчы классны өчәү - Илдус, Фәридә һәм мин тәмамладык.