Кошманда – Белем көне
Бәйрәм кайтавазы

Кошманда – Белем көне

Кошман мәктәбендә Белем көне елдагыча күңелле узды.

Бу мәктәп балалар саны белән мактана ала, анда барлыгы 85 укучы белем ала. Беренче класска сигез бала керде. Аларны 34 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган Резедә апалары Сайранова укытачак. Өстәвенә, монда Олы Урсактан да балалар килеп кушылды. Чөнки анда мәктәп башлангычка әйләнде.

Тантаналы линейкага җыелган укучыларны башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, мәгариф бүлеге белгече Ландыш Зиядиева котлады, бүләкләрен тапшырды. Мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин да укучыларны бүләкләде, җылы теләкләрен җиткерде.


Нет комментариев