Рәхмәт сиңа, газизем!
- Улым, тор инде! - дип уятасың,
Ямьсез төшләремне таратасың.
Көйсезләнгән вакытымда
Матур сүзләр белән юатасың.
Ни арада торып чәен,
Коймакларын пешереп куясың?!
Тәмле чәйләрең белән сыйлап,
Сөеп мәктәбемә озатасың.
Әниемнең җылы кулларында
Эри кебек карның салкыны.
Әниемнең нурлы карашында
Чагыла сыман кояш яктысы.