Хәбәрләр

Балалар Думасы киңәшә

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Костер" балалар сәламәтләндерү-мәгариф лагеренда узган чираттагы күчмә сессия утырышында республика мәктәпләреннән җыелган актив укучылар 2011-2012 уку елының беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр турында хисап тотты.

"Республика Балалар Думасы" проектының максаты - социаль яктан мөһим проектлар, дәүләт яшьләр сәя­сәтенең өстенлекле юнәлешләрен тормышка ашыруда яшьләр инициативаларын үстерү. Сессия утырышында Олы Кайбыч мәктәбенең 11 класс укучылары Раилә Бәдретдинова, Эльвира Сөнгатулли­на белән педагог-оештыручы Илүсә Карипова катнашты.


“Костер” “Республика Балалар Думасы” проекты

Нет комментариев