Картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукы бер үк вакытта берничә нигез буенча барлыкка килергә мөмкин.
Мисал өчен, Ерак Төньяк районнарында 15 ел эшләгән һәм шуның белән бер үк вакытта зарарлы җитештерү объектларында тиешле стажы булган кешеләргә пенсиягә чыгу өчен каралган яшь таләпләре өстәмә рәвештә тагын биш елга киметелергә мөмкин.
Әмма мондый хокуктан законнарда билгеләнгән барлык таләпләрне үтәгәндә генә файдаланып була. Моның өчен:
— Ерак Төньяк районнарында кимендә 15 календарь ел хезмәт стажы, яисә Ерак Төньяк районнарына тиңләштерелгән җирләрдә кимендә 20 ел хезмәт стажы булырга;
— хезмәт шартлары авыр, зарарлы яисә куркыныч булган эштә билгеле бер эш чорын тупларга;
— картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясенә хокукы булган гражданнарның тиешле категориясе өчен каралган иминият стажының тиешле дәвамлылыгына ия булырга — ирләр өчен 25 ел һәм хатын-кызлар өчен 20 ел;
— кимендә 30 индивидуаль пенсия коэффициентына (ИПК) ия булырга кирәк.
Мәсәлән, Татарстанда яшәүче кешенең Ерак Төньякта 15 ел һәм зарарлы җитештерү объектларында 11 ел эш стажы булса һәм югарыда китерелгән шартларга туры килсә, ул иминият пенсиясенә ике нигезнең һәркайсы буенча 5 елга иртәрәк яисә гомумән алганда 10 елга иртәрәк чыгарга хокуклы.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев